

Дәваханә ихатасындагы кечкенә йортта бер гаилә яши. Гаилә башлыгы Мостафа – дәваханә атларын, ә хатыны Мәдинә сыерларын карый. Алар бер малай һәм алты кыз тәрбиялиләр. Шул җиде баланың төпчеге Фәния була.
Әти-әниләре балалары тук, өсләре бөтен булсын өчен тырышып эшлиләр, тәртипле, кешелекле, хезмәт сөючән, ярдәмчел һәм тырыш булырга өйрәтеп үстерәләр. Балалары да бик акыллы, уңган, җитез һәм тыңлаучан булалар. Абыйларын фронтка алгач, гаиләгә авыр туры килә. Әтиләре Мостафа исә беренче бөтендөнья сугышында яраланып кайткан була, аңа икенче группа инвалидлыгы бирелә. Кызлар авыр тормышка бирешеп, тукталып калмаганнар, җиң сызганып укыганнар, әти-әниләренә булышканнар.
Фәния мәктәпне тәмамлагач, Уфа медицина институтына укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгечнең куанычының чиге булмый, чөнки ул да моннан соң кешеләргә ярдәм итә алачак бит. Белемен камилләштерү максатынан укуын ординатурада дәвам итә Фәния. Хезмәт юлын республика дәваханәсендә башлый ул.
– Мәктәпне тәмамлагач, кая укырга бару турында уй да булмады. Әти-әнием дәваханәдә эшләде, безнең дә балачак шунда үтте. Әнисә апам да хирургия бүлегендә операция шәфкать туташы булып эшли иде ул вакытларда. “Аспирин”, “Акрихин”, “Анальгин” кебек сүзләрне ишетеп, белеп үстем. Мин үземне барысын да беләм, мин инде табиб, шул дарулар исемнәрен белеп кенә табиб булып була икән дип уйлый идем. Шулай гына җиңел булса икән ул?! Күп тырышлыклар салып кына үз максатына ирешергә була бит, укыганда шуны төпле аңладым, – дип хатирәләре белән бүлеште Фәния Мостафа кызы.
Тормыш иптәше Камил белән дүртенче курста укыганда өйләнешәләр.
– Камил дә Борай егете. Армия сафларынан кайтып, медицина институтына укырга керә һәм хирург булып чыга. Диплом алгач, республика дәваханәсенә эшкә урнаша. Ул да Башкортстанның атказанган табибы, – ди Фәния апа.
Камил Галихан улына Борай район үзәк дәваханәсенең баш табибның оештыру-методик эш буенча урынбасары вазыйфасын тәкъдим иткәч, 1972 елда Борай дәваханәсенә эшкә кайталар Гариповлар. Фәния апа терапия бүлегендә эшли башлый.
– Эшли башлаганда, әлбәттә, авырлыклар да, кыенлыклар да булды. Бигрәк тә балалар бәләкәй чакта катлаулы иде. Тормыш иптәшем дә һәрчак мине аңлый һәм киңәше белән дә, болай да һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Минем янәшәмдә эшләгән шәфкать туташлары да зур ярдәмлек күрсәттеләр. Табибның эше яртылаш шәфкать туташы эшеннән тора. Коридорга чыгып, чираттагы пациентларның хәлен белергә, табиб әйткәч тә анализларга юллама язарга өлгерә иделәр. Фәния Хәлилова, Клара Вәлиева, Клара Мәкъсүтова, Лира Шакировага рәхмәтлемен. Зур коллективта эшләп, ярдәм иткән һәр хезмәттәшемә хөрмәтемне белдерәм. Хәзер мин дәваханәдә үзем пациент булып йөрим. Әлеге вакытта да табиблар да үз эшләрен белеп башкаралар, – дип елмаеп сөйли Фәния Мостафа кызы. – Эшләү вакыты эчендә дәваханә минем өчен икенче өемә әйләнде, иртә таңнан киләм һәм кич белән соң гына кайтып китәм – менә шундый режим белән яшәсәң генә эш җайлы бара ул.
Фәния Мостафа кызы терапия бүлегендә район халкының сәламәтлеген саклауда бөтен көчен, белемен, булган мөмкинчелекләрен һәм вакытын кызганмый. Шушы тырышлыгын, уңганлыгын исәпкә алып, аны 1991 елда поликлиника буенча баш табиб урынбасары итеп үрләтәләр. Аның игътибарлы, ихтирамлы әйткән сүзе, аның файдалы киңәшләре чирлеләр өчен үзе бер дәва була.
Эшләү дәверендә күп курслар үтеп, белемен арттыра, яңа методикалар үзләштерә. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм башка зур шәһәрләрдә укып кайта.
– Шөкер, гомерем авыруларга ярдәм кулы сузып, якташларыма игелек күрсәтеп, фидакарь хезмәттә үтте. Гомер көземдә дә элекке пациентларымнан рәхмәтләр ишетеп, якташларымның, хезмәттәшләремнең ихтирамын тоеп яшим, – ди Фәния Мостафа кызы, канәгать елмаеп.
Күпләргә зыялылык, ихласлык үрнәге булган Фәния апа белән Камил абый Гариповлар хәләл көчләре белән салып кергән мәһабәт йортларында 63 ел соклангыч гомер кичерәләр. Гомер буе авыруларга ярдәм кулы сузып, якташларына игелек күрсәтеп, югары категориягә ия булып хаклы ялга чыккан Гариповлар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Руслан әти-әнисе юлыннан китә: медицина институтын тәмамлап, анестезиолог була. Кызлары Светлана Борай районы ЗАГС бүлеге начальнигы булып намуслы эшли. Гариповларның биш оныгы бар. Бишесе дә мәктәпне алтын медальгә, уку йортларын кызыл дипломга тәмамлаганнар. Шунысы куанычлы, өч оныклары дәү әти-дәү әни кебек гомерләрен медицина белән бәйләгәннәр. Алты оныкчыклары да бар аларның.
Олы йөрәкле, киң күңелле Гариповлар якыннарының җан җылысын, халыкның ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп, көн саен рәхмәт сүзләре ишетеп яшиләр. Алар башкаларга ярдәм кулы суза алуыннан канәгатьлек хисе кичерәләр, үзләренә ләззәт һәм күңел тынычлыгы табалар. Кешеләр сәламәтлеге сагында тору, авыруларны дәвалап аякка бастыру – җир йөзендә моннан да зуррак бәхет бармы икән, ди алар.