

Әрнәш авылында туып-үскән Раил Ранис улының, инде аңлашылганча, тәҗрибәсе зур: машина йөртү таныклыгын ул егерме ел элек үк алган.
– Машина йөртүче һөнәрендә иң мөһиме – түземлелек, – дип саный ул.
Әйе, шулай шул, бигрәк тә ашыгыч ярдәмдә эшләгән авто-мобильчеләргә аеруча игътибарлы, түземле һәм хезмәтеңне сөюче булырга кирәк.
Шоферга руль артында гына утырырга туры килми. Машинасын карап, төзек хәлдә тотуның мөһимлеге турында әйткән дә юк. Авыруны Уфа яки Бөре дәваханәләренә илтергә кирәк булган очракта, үзе йөрер-лек хәлдә булмаса, өеннән күтәрешеп алып чыгарга, ашыгыч ярдәм бүлегенә алып керергә, аннары тиешле дәвалау бүлегенә озатырга кирәк. Ә бит авыручыларның төрле авырлыктагысы була.
– “Ашыгыч ярдәм” машинасы авыру янына 20 минутта килеп җитәргә тиеш, – дип аңлата Бөре үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәтенең Борай бүлекчәсенең өлкән фельдшеры Раушан Исламов. – Машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш, чөнки ул табиб, авыру һәм юлда йөрүчеләр гомере өчен җаваплы. Раил Ранис улы моңа дәлил. Техниканы яхшы белүе турында сүз дә юк инде. Эшнең җаен белеп эшли, хезмәт вазыйфасына җаваплы карый. Ышанычлы, ярдәмчел.
Әйе, тәҗрибәсе еллар белән сыналган Раил Ранис улының. Үзенә күрсәтелгән өметләрне аклап эшли ул. Андыйлар хакында хезмәтеннән тәм, тормышыннан ямь табып яшәве белән бәхетле, диләр. Тынгысыз аның хезмәте. Һәркемнең бу дөньяда үз юлы. Аны кешеләргә кирәкле һәм хөрмәткә лаек булып үтү бәхет түгелмени!