Медицина
29 Июня , 11:23

Борай районында «Сәламәтлек поездлары» эшли башлады

Башкортстанда 13 апрельдән «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе старт алды.

Аның чикләрендә ерак авылларда яшәүчеләргә «Сәламәтлек поездлары» белгечләре бушлай медицина ярдәме күрсәтә. Быел «Сәламәтлек поездлары» алты маршрут буенча юлланып, Башкортстанның барлык районнарындагы 386 торак пунктны колачлап алачак. Акция барышында авыл халкы белгечләр белән киңәшләшә, тикшерү үтә һәм беренчел медицина ярдәме алала. Табибларга күренү өчен алдан язылу таләп ителми, үзең белән паспорт һәм ОМС полисы булырга тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе Башкортстан Республикасында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча сигезенче тапкыр үткәрелә һәм «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Җиде ел эшләү дәверендә «Поезд» 2,5 меңнән артык авылны әйләнеп чыккан, 800 меңгә якын кешене тикшергән.

– Исегезгә төшерәм, «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» еллык акциясе апрельдә старт алды һәм сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алдагы еллардагы кебек үк, ул республиканың барлык районнарын да үз эченә алачак. Хәвефле сигналлар бар инде – табиблар биш меңгә якын авыруны диагностикалаган. Глюкоза, холестерин дәрәҗәсенә сораулар бар, күпләрнең кан басымы югары, авырлыгы артык. Әгәр дә дәвалауны хәзер үк башласаң, киләчәктә бу зур проблемалардан качарга ярдәм итәчәк. Мондый еллык күчмә диспансеризация – республика халкының сәламәтлеге өчен көрәштә мөһим корал. Безнең сәламәтлек саклау министрлыгы аны «Бердәм Русия» ярдәме белән үткәрә. Аны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, – дип, бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткән иде.

Безнең районда маршрутта беренче пункт – 29 июнь көнне Әҗәк авылы булды.  Чара район хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Марат Ахунов сәламләү сүзеннән башланды. Ул проектның республика өчен аерым әһәмият алуын ассызыклады, чөнки медицина бригадаларына, хәтта иң ерак урнашкан авылларга да барып җитәргә мөмкинлек бирә.

Аннары Борай районы, Нефтекама һәм Бөре шәһәрләре баш табиблары Радик Хәсәнов, Рафаэль Зиятдинов, Айдар Хәмәтов чыгыш ясадылар. Алар әйтүенчә, мобиль формат сәламәтлектәге җитди тайпылышларны вакытында ачыкларга, өзлегүләрне булдырмаска мөмкинлек бирә, шулай ук акция кысаларында кешеләр диспансерлаштыру, белгечләрдән консультация алып, флюорография, маммография һәм башка тикшерүләр үтә алалар. Кешеләрнең дә елдан-ел күбрәк килүен, аларның төрле чирләрне иртә ачыклау мөһим булганын аңлауларын һәм авыруның сөземтәләре белән көрәшүгә караганда, аны кисәтү күпкә нәтиҗәлерәк булганын да ассызыклап үттеләр.

«Сәламәтлек поездлары» – авыл халкы өчен бик мөһим һәм кирәк. Шушы чара безгә өйдән ерак китмичә төрле белгечләрдән сыйфатлы консультация алу һәм тикшерүләр узу мөмкинлеге бирде. Вакытында диагностика ясау өчен флюорография һәм маммография булуы аеруча сөендерде. Процесс гади һәм аңлаешлы: чиратка киләсең, документларыңны күрсәтәсең һәм ярдәм аласың. Мондый мөһим инициатива өчен рәхмәт!» – дип уртаклашты авыл халкы.

Әйе, әлеге чара чыннан да зур тантанага әверелде, аңа тагы да бәйрәм яме өстәп, район мәдәният йорты артистлары музыкаль бүләк белән сөендерде.

Районда «Сәламәтлек поездлары» эшен түбәндәгечә дәвам итәчәк:

Яңа Ялдәк авылы – 30 июнь;

Вострецово авылы – 1 июль;

Чалкак авылы – 2 июль;

Иске Карагыш авылы – 3 июль;

Кәшкәләү авылы – 6 июль;

Каенлык авылы – 7 июль;

Сәет-Көрҗә авылын – 8 июль;

Шабай авылы – 9 июль;

Яңа Тазлар авылы – 10 июль.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас