

“Безнең Мәхмүт табиб булып туган”, – диләр. Шушы бер җөмлә кеше буларак та, табиб буларак та Мәхмүт Низамовның чын асылын аңлата.
Мәхмүт Кыям улы биш дистә елга якын үзен медицина белән бәйләгән кеше. Шуңа күрә дә ул үз эшенең бөтен нечкәлекләрен, асылын белеп эшли. Үзенең пациентлары да аны бик ярата. Ягымлы табиб һәр ярдәм сорап килгән кешене тыңлап, тиешле дәвалану ысулларын билгеләп, вакытында чирне дәваларга ярдәм итә.
Гомерлек һөнәр сайлау һәрбер кеше өчен мөһим адым. Ул синең сәләтеңә дә, күңелеңә дә якын булырга, шул ук вакытта кешеләргә файда китерергә тиеш. Менә шундый уй-хыяллары белән Ишмәмәт авылында туып-үскән һәм мәктәп еллары узган егет Уфа медицина институтына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлауга, лор юнәлеше буенча дипломлы белгеч хезмәт юлын Уфаның 13нче санлы дәваханәсендә башлый, бер ел шунда интернатура уза. Кайда туган, шунда яраган әйтеменә нигезләнеп, Мәхмүт Кыям улы Тепляк участок дәваханәсенә эшкә кайта. Биредә дүрт ай эшләгәннән соң аны баш табиб район үзәк дәваханәсенә эшкә кайтарта.
1984 елдан башлап лор табибы буенча хезмәт юлын дәвам итә. Дистә еллар буена барган эш дәверендә аңа лор гына түгел, педиатр да, эндоскопист та булып эшләргә туры килә. Кайда гына табиб итеп билгеләсәләр дә, ул үзен намуслы, төпле белемле табиб итеп күрсәтеп, бик күпләрне үлем тырнагыннан алып кала ала.
– Мин үз эшемне бик яраттым. Ул елларда табибларны диагностика өчен бәялиләр иде, төгәл куелган диагноз – уңышлы дәвалауның нигезе булды. Минем диагнозларым һәрчак расланып торды. Әлбәттә, хәзер авырулар заманча җиһазларда диагнозлана. Вакыт бер генә урында тормый, бу яхшы билгеле. Ә менә табибларга, үзеңә ярдәм сорап килгән кеше турында онытмаска киңәш итәр идем. Сәламәтләндерүгә өмет уяту – дәвалауда иң мөһиме, – дип сөйли тәҗрибәле табиб.
Мәхмүт Низамов бүгенге көндә хаклы ялда булуына карамастан район үзәк дәваханәсендә эндоскопия табибы булып эшләвен дәвам итә. Ул замана белән бергә атлый. Төрле заманча җиһазлар ярдәмендә пациентларга диагноз куеп, вакытында чирне ачыклау аның төп бурычы.
– Төрле чаклар булды. Яшь чакта медицина өлкәсе бөтенләй башка төрле иде. Бу кадәр җиһазлар да юк иде. Хәзер инде шушындый аппаратлар булуы пациентлар һәм табиблар өчен дә бик уңайлы. Чөнки анализлар ярдәмендә генә күренмәгән чирләрне нәкъ шушы аппаратлар ярдәмендә ачыклыйбыз, – дип сөйли Мәхмүт Кыям улы, үзенең бүгенге эш тәртибе белән таныштырып.
Мондый авыр хезмәтне берничә дистә еллар буена алып баруда, әлбәттә, тормыш иптәшенең дә өлеше зур була. Район үзәк дәваханәсенә балалар табибы булып эшкә кайткан Мишкә районының Олы Шады авылы кызы Лилия белән 1985 елда гаилә коралар. Берсеннән берсе акыллы ике уллары – аларның гаилә өлгесе. Икесен дә укытып, үзаллы тормыш юлына бастырган әти-әниләренә балаларының рәхмәте чиксез. Нияз заводтта эшли, ә Данил исә әти-әнисе сыман медицина өлкәсен сайлап, табиб булып китә. Бүген исә улларының балалары дәү әни, дәү әтиләре янында җәйге ялга кайтканнар.
– Онычкаларымны бигрәк нык яратам. Көнозыны авыру кешеләр белән эшләп, арып кайтып, шушы бәләкәчләрем белән мәш килүем миңа көч бирә, дөньяга бөтенләй икенче караш тудыра. Кызларыбыз да бигрәк ягымлы, дәү әни, дәү әти дип ах итеп торалар, – дип үзенең шатлыклы мизгелләре белән дә уртаклашты әңгәмәдәшем.
Бар гомерен кеше сәламәтлеген ныгытуга багышлаган табибның төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре бихисап. Намуслы хезмәте өчен “Сәламәтлек саклау отличнигы”, “Атказанган табиб” исемнәренә ия булуы аның хезмәт дәрәҗәсен ачыклап тора да инде. Мәхмүт Низамов кебек табиблар күп булсын иде.