

– Ай, малай, менә ичмасам терапевт! Сүзе белән дә дәвалый, валлахи. Нәрсә әйтергә теләгәнеңне, кайсы җирең авыртканны да күз карашыңнан аңлый. Яңа укып бетергән кешегә каян килгән шуның кадәр осталык, – дип сөйли күпләр.
Әйе, Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, берничә ел гына элек эш башлаган яшь терапевт – Марат Шафыйковны инде бүген күпләр белә. Аны яхшы табиб дип телләреннән дә төшерми халык. Менә без дә үзен күреп сөйләшергә килдек.
– Табиб булу турында кечкенәдән хыялландыгызмы, – дигән сорауны иң беренче итеп бирдем.
– Юк, ныклы карарга 11нче сыйныфта укыганда гына килдем. Шул вакытта гына үземнең кем буласым турында уйладым. Олыларча фикер йөртү, киләчәкне аерымачык күзаллау иде бу. Һәм менә мин максатыма ирештем, Уфаның 43 санлы поликлиникасыннан хезмәт юлымны башлап җибәрдем, – дип сөйләп китте яшь белгеч.
Марат Радик улы сүзләренә караганда, аның районга кайтачагы билгеле булмаган. Ул тәүдә шәһәрдә, аннары район үзәк дәваханәсендә эш урыны барлыгын белгәч кенә туган ягына кайтып эшкә уранаша. Бүгенгә туган ягында эшләвеннән канәгать егет. Хезмәт юлын башлаганда коллективта аны үз итүче, аңлаучы, ярдәм кулы сузучылар булуы да бик мөһим. Бу яктан да зарланмый терапевт. Киресенчә, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын, җылы карашын тоеп эшли ул.
Югары белемле, үз эшен тирәнтен аңлап башкаручы, искиткеч җаваплы кеше белән эшләве дә хезмәттәшләренә рәхәт. Марат үзе дә тыныч холыклы, тырыш, гади һәм кешелекле. Һәркемгә ярдәмгә ашкынуы, кирәкле киңәшләрен биреп, дөрес диагноз һәм дәвалану чараларын төгәл билгели алуы белән дә ихтирамга лаек. Кечкенәдән сабыр, бик тырыш булып үскән егет Борай өченче санлы урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Мәктәптә укыганда спорт белән шөгыльләнергә ярата, аеруча чаңгы спортына өстенлек бирә. Олимпиадаларда да гел югары балларга ирешә бара. Шуңа күрә аңа һөнәр сайлавы һәм югары уку йортына керүе дә бик җиңел була. Университетта укыган вакытында да спорт ярышларында катнашуын дәвам итә. Студентлар арасында чаңгы ярышында Русия чемпионы исеменә ия була. Һөнәре бик җаваплы булуына карамастан, Марат мәдәни һәм спорт чараларында катнашуын дәвам итә.
Табиб кулында – кеше гомере бит. Шушыны аңлап эш итә дә инде ул. Беркайчан да арыдым дип көрсенми, эшеннән ямь табып эшли.
Бадрак авыл биләмәсенә караган авылларның һәм Әрнәш авыл халкы өчен ул төбәк участок терапевты.
– Һәр пациентымны ашыкмыйча, хәл-әхвәлен сорашып эшлим. Безнең хезмәттә һәр минутыбыз кадерле. Вакытында чирне табып, дөрес итеп дәвалау – кешенең гомерен озайтуның бер юлы. Шуңа күрә кабинетымның ишеген ачып кергән һәр кешегә ярдәм итә алуым миңа көч бирә, шатлык хисе өсти, - дип сүзен тәмамлады Марат.