Медицина
28 Апреля , 05:13

Ашыгыч ярдәм – соклангыч команда!

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең эшчәнлеге көн тәртибенә карамый, алар сменага бары тик график буенча – иртәнге сәгать тугызга киләләр. Ә менә төшке аш яки билгеләнгән сәгатьтә өйгә кайтып китү һәрвакытта да тиешенчә туры килми.

Ашыгыч ярдәм – соклангыч команда!Ашыгыч ярдәм – соклангыч команда!
Ашыгыч ярдәм – соклангыч команда!

"Ил Президенты Владимир Путинның ашыгыч медицина ярдәмен кадрлар белән комплектлау буенча йөкләмәсен үтәп барабыз һәм тармак хезмәткәрләре өчен уңайлы хезмәт шартлары булдыруны дәвам итәбез".

Радий Хәбиров, төбәк Башлыгы

Без Бөре район үзәк дәваха-нәсенең Борай ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә булдык. Сменада ике бригада: фельдшерлар Лариса Ахунова һәм Илнур Хамзин.

Илнур яңа гына чакырудан Даутлар авылыннан кайтып керсә, Лариса чакыруга чыгарга җыенып йөри. Берничә минутка вакытларын алсам да, аларның эше тукталып тормый.

– Бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим һәм үз бурычларымны намус белән лаеклы башкарырга тырышам. Эштә төрле хәлләр була. Шуңа күрә үзеңне кулда тотып, паникага бирелмичә эш итәргә кирәк. Чирләр дә төрләнеп, ешаеп тора, – ди Лариса Фәнис кызы.

Лариса Бәләкәй Бадрак авылында туып үсә. Ачык йөзле, киң күңелле кызыкай бәләкәйдән үзенең медицина хезмәткәре булачагын белеп үсә. Башка бертөрле дә һөнәргә исе китми аның. Хыялын тормышка ашыру нияте белән Бөре медицина-фармацевтик колледжына укырга керә. Хезмәт юлын Дүртөйле шәһәренең ашыгыч ярдәм фельдшеры булып башлап җибәрә. Озак та эшләми, язмыш җиле аны Борайга алып кайта. Лариса алты елдан артык ашыгыч ярдәмдә хезмәт куя.

Илнур Рәзиф улы – Әҗәк егете. Борай беренче санлы мәктәпне тәмамлап, Бөре медицина-фармацевтик колледжына укырга керә. Кулына диплом алып чыгып, хезмәт юлын Яңа Мостафа авылының фельдшер-акушерлык пунктында башлый егет. Менә дүрт елдан артык ашыгыч ярдәм хезмәтендә көч сала.

– Бигрәк тә эшемнең нәти-җәләрен күрү куандыра. Әгәр кешеләргә ярдәм итә алганмын, минем тырышлык белән кемдер бүген савыгып, тулы тормыш белән яши икән, бу минем өчен иң олы бүләкләрнең берсе. Төрле кеше бар, һәркемгә аерым караш һәм игътибар таләп ителә. Шуңа да аралаша, кешене аңлый белү мотлак, – ди Илнур.

Тагын бер яшь фельдшер турында әйтеп үтәсе килә: Юлия Гафарова ашыгыч ярдәм хезмәтендә ун елдан артык эшли. Мәктәпне тәмамлагач, Бөре медицина-фармацевтик колледжында укып, диплом алып чыга. Хезмәтен Мәскәү шәһәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтендә башлый. Дүрт елдан соң Борай районына кайтып, Вострецово фельдшер-акушерлык пунктына эшкә урнаша. Тик яшь белгечнең ашыгыч ярдәм күрсәтү теләге көчлерәк була, шуңа ул теләгән эшенә кайта.

– Эшләве җиңел түгел, шулай да кешеләргә ярдәм итү миңа ошый. Барлык авырулар да һәрчак күз алдында, һәр чакыру – аерым бер төрле. Безгә пациентларның өйләренә генә түгел, аларны Бөредәге һәм Уфадагы медицина учреждениеләренә дә озата барырга туры килә, – ди Юлия Зәбир кызы.

Яшь белгечләр үз һөнәрен яраталар. Башкача була аламы? Чөнки гомеренең күп өлеше эштә уза, өстәвенә, сменасы еш кына бәйрәм һәм ял көннәренә туры килә. Шулай да фельдшерлар зарланмый, кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге булуы белән бәхетле.

- Бүлектә эш тәүлек әйләнәсенә дәвам итә. Бөре район үзәк дәваханәсенең Борай ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә 12 ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры эшли. Бу – югары профессиональ һәм бердәм коллектив. Сменада тәүлек әйләнәсенә ике бригада эшли. Хезмәткәрләр 55 чакрым радиуста хезмәт күрсәтә. Белгечләр белемнәрен даими рәвештә өстәп тора.

Раушан Исламов, Бөре медицина округы Борай ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры.

Ашыгыч ярдәм бүлеге эше белән якыннан танышып, биредә хезмәтләрен зур җаваплылык белән башкаручы, һәрчак яр-дәмгә килергә әзер белгечләр туплануына сокландык.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас