Денис Борис улы Берләч авылында туып-үсә. Берләч, аннары Зур Бадрак мәктәпләрендә белем ала. Уку елларында ук үзен җаваплы, тырыш укучы итеп таныта. Мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламый, документларын Бөре шәһәрендәге медицина-фармацевтик колледжына илтеп тапшыра.
Медицина өлкәсендә эшләүчеләр үз өсләренә зур җаваплылык алалар. Тәү карашка тыныч холыклы, сабыр күренгән Денис – көчле рухлы кеше ул. Райондашыбыз дәвалау факультетын уңышлы тәмамлап, Мамады фельдшер-акушерлык пунктына эшкә урнаша. Моңа кадәр биредә Любовь Тимерҗанова халык белән тыгыз бәйләнештә эшли. Егеткә ничек тә сынатмаска, үзен тирән белемле белгеч итеп күрсәтергә кирәк. Кыска гына вакыт эчендә авылдашлары алдында үзен компетентлы белгеч итеп таныта ул. Бүген аның карамагында 200гә якын кеше. Эш фронты зур. Югары кан басымы, йөрәк-кан тамырлары белән авыручылар саны шактый икән. Онкология белән авыручылар да бар. Участокта инвалидлар да һәрвакыт күзәтү астында. Кайчан чакырсалар да шунда ук яшь фельдшер авырулары янына ашыга.
– Кечкенә вакытымда үзем еш чирләп, дәваханәләрдә йөргәндә, эх, ничек итеп авыртуны бетереп була соң дип уйлана идем. Шул уйларым мине медицинага алып килде дә инде. Уку елларымда юлымны дөрес сайлавыма инандым. Дүрт ел дәвамында төпле белем алдым. Бәләкәйдән кешеләргә ярдәм итәсем килә иде. Һөнәремне яратам. Кешеләргә файдалы булу үзе зур бәхет. Ә мин үз туган ягымда кирәклемен, эшлим, бу икеләтә шатлыклы, – ди Денис Галиев.
Денис Борис улы яшь белгеч буларак, «Земство фельдшеры» программасы буенча хезмәт юлын башлый. Укып чыгып, эшкә урнашкансың, сине алда перспективлар көтә икән, эшеңне яратырга һәм кадерен белергә генә кала. Денис моны бик яхшы аңлый.
Авыл халкы да Дениска зур рәхмәтләрен белдерә. «Денисыбыз – безнең самородок ул», – диләр мамадылылар. Ак халатлы егетнең яраткан һөнәрендә уңышлар юлдаш булсын.
Фото Денис Галиевның шәхси архивыннан.