Барлык яңалыклар
Медицина
7 март , 18:00

Яшь табибка якты юллар!

Башкортстанда “Земство табибы” проекты гамәлгә ашырылу дәвам итә. Әлеге проект авылда яшәүчеләр өчен медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм уңайлылыгын үстерүгә юнәлтелгән. Бигрәк тә республиканың төпкел районнары өчен зур әһәмиятле ул. Программа кысаларында районыбызның Яңа Кизгән авылы фельдшер-акушерлык пунктына яшь белгеч – Эльвина Бастямова эшкә кайтты.

Яшь табибка якты  юллар!
Яшь табибка якты юллар!


Балачактан ук шәфкать туташы, врач булырга хыялланучылар бар. Кайберәүләр, әлеге һөнәргә кечкенәдән үк гашыйк булып, курчакларын «дәвалап» үсә. Эльвина Бастямованың да әлеге һөнәрне сайлавы бер дә очраклы гына түгел.
– Әнием 42 ел фельдшер булып эшләде. Мин ФАПта үстем дисәм дә була. Бәләкәй чактан ук курчаклар белән табиб булып уйный идем. Нәкъ менә шул вакытта үскәч үземне дә, авылдашларымны да дәвалау өчен медик булачакмын дип сүз бирдем, – ди Эльвина.
Эльвина Илдар кызы Яңа Кизгән авылында туып үсә. Бөре медицина-фармацевтика көллиятендә акушерлык эшенә укып чыга. Яңа Кизгән авылы фельдшер-акушерлык пунктына акушер булып эшкә урнаша. Ягымлы карашлы, эшенә җаваплы караган сәләтле табибны хезмәттәшләре дә, пациентлары да ихтирам итә.
Кечкенәдән нәкъ менә табиб булырга хыялланган кызчыкның мәктәптә яраткан дәресләре химия белән биология булуына да гаҗәпләнәсе түгел. Эшенең җитди, җаваплы булуы аны аз гына да куркытмый.
  – Кешеләр белән эшләве аеруча күңелемә якын. Һәр табиб психолог булырга тиеш. Ә теге яки бу җире авыртуын сүз белән дә әйтеп бирә алмаган кешеләрнең күңеленә юл табарга эчке сизгерлек ярдәмгә килә. Тәҗрибәм бай, дип әйтә алмыйм, әмма уку дәверендә өйрәнгәннәрем ярдәм итә, – ди Эльвина. – Артык тиз, ыгы-зыгылы тормыш кайный шәһәрдә. Миңа авылның тыныч, салмак яшәү рәвеше ошый. Табигатькә дә якынрак буласым килде. Табибларга дәүләт ярдәме дә каралуы булган шигемне таратты.
 Билгеле булганча, авыл җиренә эшкә кайтучы белемле яшь табибларга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә. Эльвина да “Земство табибы” проекты буенча эшкә кайтып, дәүләттән алынган бу акчаны торак шартларын яхшырту өчен кулланырга җыена.
– Бигрәк тә эшемнең нәтиҗәләрен күрү куандыра. Әгәр кешеләргә ярдәм итә алганмын, минем тырышлык белән кемдер бүген савыгып, тулы тормыш белән яши икән, бу минем өчен иң олы бүләкләрнең берсе. Төрле кеше бар, һәркемгә аерым караш һәм игътибар таләп ителә. Шуңа да аралаша, кешене аңлый белү мотлак, – ди Эльвина Илдар кызы.
Чынлап та, алдынгы карашлы, һөнәренә ихлас гашыйк табиблар булганда, районыбыз дәваханәсе чәчәк атар, киләчәктә дә гөрләп эшләр, дип уйлыйбыз.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас