Барлык яңалыклар
Медицина
8 декабрь , 13:12

Авыл табибларына – дәүләт ярдәме

Башкортстанда “Земство табибы” проекты гамәлгә ашырылу дәвам итә. Әлеге проект авылда яшәүчеләр өчен медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм уңайлылыгын үстерүгә юнәлтелгән. Бигрәк тә республиканың төпкел районнары өчен зур әһәмиятле ул.Программа кысаларында районыбызның Бустанай авылы фельдшер-акушерлык пунктына яшь белгеч – Гөлназ Вәлиева эшкә кайтты.

Авыл табибларына – дәүләт ярдәме
Авыл табибларына – дәүләт ярдәме

Гөлназ Фәзит кызы табиб апасының кешеләргә ярдәм итүен күреп үсә һәм ул да аның кебек табиб булырга хыяллана. Балтач районының Асавка авылында дөньяга килгән кыз 11 сыйныфны тәмамлагач, Балтачта ике ел ветеринарга укып чыга. Аннары укуын Чайковский медицина көллиятендә дәвам итә. Кулына диплом алган яшь белгечнең куанычының чиге булмый, чөнки ул да моннан соң кешеләргә ярдәм итә алачак бит. Хезмәтен Нефтекама шәһәренең ашыгыч ярдәмендә башлый. Борай егете Айдар Фәдис улы белән танышып гаилә коргач, тормыш иптәшенең туган районына кайтып төпләнәләр һәм яшь белгечне Бустанай авылына эшкә билгелиләр.
– Бүген мин кешеләргә ярдәм итә алуым белән бәхетле. Ни өчен фельдшер булырга ниятләдем? Чөнки бу һөнәр медицинаның барлык өлкәсен дә үз эченә ала. Кешеләргә бөтен яклап та ярдәм итү теләге мине, бәлки, бу бүлекне сайлауга этәргеч булгандыр, – ди Гөлназ.
Бүген Гөлназ Вәлиева – тәҗрибәле белгеч, 17 елдан артык гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган хөрмәтле табибларның берсе. Ягымлы карашлы, эшенә җаваплы караган сәләтле табибны хезмәттәшләре дә, пациентлары да ихтирам итә. Ашыгыч ярдәм подстанциясендә тәҗрибә туплаган фельдшер районыбызның кичектерсез ярдәм бүлегендә дә эшли.
“Земство фельдшеры” проекты ярдәмендә алган акчаны Вәлиевлар өй төзүгә тотыначаклар. Бу яшь гаилә өчен тормышта зур этәргеч булып тора.
– Үзем Балтач районыннан булсам да, Борай миңа туган районым кебек якын. Бигрәк тә эшемнең нәтиҗәләрен күрү куандыра. Әгәр кешеләргә ярдәм итә алганмын, минем тырышлык белән кемдер бүген савыгып, тулы тормыш белән яши икән, бу минем өчен иң олы бүләкләрнең берсе. Төрле кеше бар, һәркемгә аерым караш һәм игътибар таләп ителә. Шуңа да аралаша, кешене аңлый белү мотлак, – ди Гөлназ Фәзит кызы.
Чынлап та, алдынгы карашлы, һөнә-ренә ихлас гашыйк табиблар булганда, районыбыз дәваханәсе чәчәк атар, ки-ләчәктә дә гөрләп эшләр, дип уйлыйбыз.
Лира ЮРАСОВА.
 
 
 
– Безнең төп бурычларыбызның берсе – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм һәркем өчен дә уңайлы итү. «Земство табибы», «Земство фельдшеры» программалары кысасында халыкка медицина хезмәтләре күрсәтү системасын камилләштерү, авылга белгечләр җәлеп итү, белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авылларда яшәүчеләрне медицина белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, авылда яшәүче кешеләрнең беренчел медицина ярдәменнән файдалана алуын арттыру тора.
Радий Хәбиров, төбәк Башлыгы.
 
 
 
– Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән башланган медицина өлкәсендәге проектлар кадрларны район дәваханәләренә кайтаруны хуплый. Бу программа яшь белгечләр өчен нигез һәм таяныч булып тора. Авылларда табиблар, фельдшерлар җитмәү сәбәпле, күп ФАПлар буш тора иде. Соңгы елларда бу пунктлар белгечләр белән тәэмин ителде, бу куанычлы күренеш.
Радик Хәсәнов, Борай үзәк дәваханәсенең баш табибы.
Автор: Лира Юрасова
Читайте нас