Барлык яңалыклар
Медицина
24 ноябрь , 10:13

Укучылар сәламәт елмайсыннар

Башкортстан Республикасы Башлыгы инициативасы белән “Югарыга оч!” мәгариф һәм “Сәламәтлек саклау” милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында “Сәламәт елмаю” модуле нигезендә республикабыз мәктәпләрендә стоматология кабинетлары эшли. Менә өч елга якын инде өченче мәктәп укучыларын тәҗрибәле теш табибы Олег Арманов кабул итә. Көн саен ул уртача 10нан артык балага хезмәт күрсәтә.

Укучылар сәламәт елмайсыннар
Укучылар сәламәт елмайсыннар


Соңгы биш ел эчендә бердәм дизайнер стиле белән бизәлгән, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән мондый кабинетлар республиканың төрле почмакларында барлыкка килде. Безнең районда икенче гимназия белән өченче санлы мәктәп укучыларына да шундый бәхет елмайды. Бу кабинетлар укучыларга тиз, сыйфатлы һәм авырттырмыйча дәвалану, шулай ук теш авыруларын профилактикалау мөмкинлеге бирә.
Мондый кабинетларның булуы уку процессында мөһим роль уйный – балалар мәктәптән чыкмыйча гына кирәкле киңәшләр ала, дәвалану мөмкинлегенә ия була. Моннан тыш, стоматология кабинетлары укытучылар өчен дә уңайлы: педагоглар консультация, профгигиена һәм дәвалау өчен дә мөрәҗәгать итә.
Ике мәктәптә дә СанПин таләпләренә туры килгән бүлмәләр заманча медицина җиһазлары белән тулысынча тәэмин ителгән. Менә өч елга якын инде өченче мәктәп укучыларын тәҗрибәле теш табибы Олег Арманов кабул итә. Көн саен ул уртача 10нан артык балага хезмәт күрсәтә.
– Өч ел дәвамында мәктәпкә шатланып киләм. Үз елмаюларын сәламәт һәм матур итеп сакларга теләгән балаларның артуы – күңелле күренеш. Аларның авыз куышлыгы гигиенасына карашы үзгәрә, үз сәламәтлекләренә игътибарлары арта. Димәк, минем киңәшләр файдалы дигән сүз. Укучылар инде стоматологтан курыкмый, мине елмаеп каршы алалар. Мин дә алар белән бер дулкында булырга, сәламәт гадәтләргә өйрәтергә тырышам, – ди Олег Валерьевич.
Табиб профилактик тик-шерүләр үткәрә, кариес дәва-лый, кирәк булганда кабат кабул итүгә яки район үзәк дә-ваханәсенең стоматология поликлиникасына юллама бирә.
Олег Бикҗән авылында туып үскән. Борай авылының беренче санлы мәктәбен тәмамлагач, Стәрлетамак медицина көллиятендә теш табибы һөнәрен үзләштерә. 2008 елда Борай үзәк дәваханәдә хезмәт юлын башлый.
Стоматолог булу – Олегның үсмер чагындагы хыялы. Шуңа мәктәпне тәмамлагач, кая укырга бару соравы тормый аның каршында. Кулына диплом алып, эшкә кайтканнан башлап, бүгенге көнгә кадәр ул үз эшенә тугры кала. Үзәк дәваханәдә өлкәннәрне дәваласа, мәктәптә балаларның теш сәламәтлеге өчен җавап бирә. Балалар да табиб абыйсыннан курыкмыйлар, үз теләкләре белән стоматолог кабинетына юлланалар.
– Эшемне яратып башкарам, балаларга ярдәм итә алуым күңелгә җылылык өсти, – ди табиб үзе дә.
Олег Валерьевичның тормыш иптәше Аделина эшендә дә иптәш. Дәваханәдә дә, мәктәп стоматология кабинетында да бергәләр. Аделина – табибның шәфкать туташы.
Мәктәпләрдә стоматология кабинетлары булдыру – бик кирәкле проект. Балаларны системалы профилактик карау тешләрне вакытында дәваларга ярдәм итә, балаларның елмаюлары – тормышта иң мөһиме бит. Бу елмаюларның сәламәт булуы икеләтә яхшы.

 
 
“Бу эшне безнең иң яхшы практикаларыбызның берсе дип саныйм. Без укучыларга балачактан ук тешләрен сакларга ярдәм итәбез, табиблардан курыкмаска өйрәтәбез һәм балаларны уңайлы шартларда дәвалыйбыз.”
Радий Хәбиров, төбәк Башлыгы.
 
 
Республика Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән һәр мәктәптә теш давалау кабинеты булдыруны күз уңында тоткан проект бик кирәкле. Ул укучыларның саулыгын тикшереп, чирне вакытында дәвалау мөмкинлеге бирә. Заманча уңайлы шартларда һәм инструментлары булган теш кабинетына балалар бик теләп йөри.
Ирина Камилҗанова, өченче мәктәп директоры.
Автор: Лира Юрасова
Читайте нас