Барлык яңалыклар
Медицина
30 октябрь , 11:55

Татулык сере – хезмәттә

Бер-береңне хөрмәт итеп, тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынышып атлап, алтын, бриллиант, хәтта зөбәрҗәт туйларын билгеләүдән дә бәхетле нәрсә юктыр мөгаен. Әлфинә һәм Газим Гатауллиннар гаиләсе Кәшкәләү авылында күпләр өчен үрнәкле булды. Алт-мыш еллык парлы тормыш юлында шатлыкларын да, авырлыкларын да бергәләп кичергәннәр. Бер-берсенә кирәк, терәк булганлыктан, гаилә корабы язмыш дулкыннарында чәлпәрәмә килмәгән.

Татулык сере – хезмәттә
Татулык сере – хезмәттә

Газим абый шушы авылда туып үскән. Ә Әлфинә апа – Зиләзекүл авылы кызы. Алар Кәшкәләү авылында танышалар. Яшь егет эшне озын-озакка сузмый, авылга юллама буенча эшкә кайткан фельдшер кызга өйләнә дә куя. Алар матур итеп дөнья көтә башлый. Менә шул көннән алып алтмыш ел гомер узып та киткән.
Газим абыйның хезмәт стажы дүрт дистә ел. Шуның өч дистә елдан артыгын “Мир” колхозында эретеп ябыштыручы, шофер, комплекс бригадиры, терлекчелек тармагында төрле вазыйфаларда эшли. Кәшкәләү, Кизгән мәктәпләрендә укып урта белемле булгач, Стәрлетамак төзелеш училищесында укуын дәвам итә. Бу уку йортын тәмамлагач, юллама белән һөнәре буенча Нефтекама шәһәрендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Ялларга кайтып йөргән вакытында Әлфинә апаны очратып, гомерлек яр итеп сайлый. Шунлыктан инде туган авылына кайтып колхозга эшкә керә. Эш дәверендә ул үзен тырыш, булдыклы эшче итеп күрсәтә. Шуңа күрә дә аны колхоз рәисе гел мактый, үрнәк итеп куя.
Әлфинә апаның да гомер юлы үзенең яраткан хезмәтенә һәм балалар тәрбияләүгә багышланган. Бөре медицина училищесын тәмамлагач, Кәшкәләү фельдшер-акушерлык пунктында мөдир булып хезмәт юлын башлый. Әлфинә апаның сихәтле куллары белән күпме кеше дәваланган, күпме нарасыйлар дөньяга аваз салган, күпмеләре үлем тырнагыннан якты дөньяда калганын ул үзе генә белә. Тәҗрибәле мөдир буларак ул һәрвакыт җаваплылыкны үз өстенә алып эш иткән. Аның намуслы хезмәтен дә бер төргәк Мактау грамоталары исбатлап тора. Ә “Русиянең почетлы доноры” исеме аның нинди кеше булганын тагын да тирәнрәк раслый.
Гатауллиннар нинди генә эш башкарсалар да, куелган максатны зур җаваплылык белән җиренә җиткереп эшләүләре, хезмәт сөючәнлекләре белән аерылып торалар. Алар өч кыз, бер малайга гомер бүләк итәләр. Балаларының шатлыгына төренеп матур тормыш итәләр. Тик аларның бәхетле гомер сукмагында зур югалту, ачы бала кайгысы да була шул. Өченче балалары Диларә юл фаҗигасендә вафат була. Әти-әни өчен бу тормыш юлларының иң зур сынавы була. Бүгенге көндә дә аларның йөрәкләрендәге сыкрау бу ачы кайгыны хәтерләтеп тора. Әлфинә апа бу авыр кайгыдан соң түшәккә ята. Газим абый үзенең сабырлыгы белән озак еллар тормыш гөлен тәрбияләде. Авылда яшәүче кызлары Гүзәлия дә әтисенең олы таянычы, ярдәмчесе. Әтиле-кызлы дөньяда иң кадерле кешеләрен бергә карадылар.
Сүз ахырыннан: кызганычка каршы, бу материал бастыруга әзерләнгәндә Әлфинә апа гүр иясе булды. Кызы Гүзәлия соравы буенча язманы бастырабыз.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас