Чараны район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов ачып, бу бина озак еллар сафта булуын һәм чалкаклыларга бирегә чирләп түгел, ә бары тик сәламәтлекләрен профилактикалау өчен генә килергә насыйп булуын теләде. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов та заман таләпләренә туры китереп төзелгән бина ачуга ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтен белдерде. Биредәге матур, зур бинада район үзәк дәваханәсеннән килгән табиблар белән шәфкать туташы Гөлзилә Бадыйкова эшләячәк.
Бу турыда тулы язманы гәзитебезнең киләсе санында укырсыз.