Медицина
15 октябрь 2025, 04:56

Авыл халкы турында кайгыртып

Безнең районда “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында соңгы биш ел эчендә яңа җиде фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты. Хәзер Кодаш, Карабай, Мулла, Яңа Ялдәк, Кушманак, Алтаю һәм Олы Шөкшән авыллары халкы уңайлы шартларда төрле дәвалау процедуралары, профилактик тикшеренү һәм диспансерлаштыру үтә ала. Сигезенчесе – Чалкак авылында якын киләчәктә эшли башлаячак.

 

Авылда медпункт булу олы бәхеттер ул. Авырып киткән очракта да, көнкүрештә нидер эшләгәндә бармагың ныграк киселсә дә, шунда йөгерәбез. Соңгы елларда авылларда яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, республика җитәкчелеге күп эшләр башкара. Шуларның берсе – фельдшер-акушерлык пунктларын төзү.

Республика адреслы инвестиция программасы   кысаларында ел саен авылларда уңайлы ФАПлар ачылу әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. 

2025 елның 6 октябрендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы авыл фельдшерларына сак карарга өндәде, шулай ук республикада тагын сигез яңа ФАП ачылуга старт бирде. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республикада медицинаның авыл җирендәге ролен һәм әһәмиятен һәркем аңлый.

 – Без, иң мөһиме, күп ФАПлар төзергә мөмкин икәнен аңлыйбыз, әмма әгәр сез  –  авыруларга каршы көрәш буенча алгы сыызкта торган фельдшерлар булмаса, бернәрсә дә булмаячак. Без сезгә рәхмәт әйтәбез һәм сезгә баш иябез. Сезгә сәламәтлек һәм без бу эшне башкарабыз (ФАПларны ачу) дәвам итәчәкбез,  – диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы хәбәр иткәнчә, республикада ике меңнән артык ФАП эшли һәм аларның һәр өченчесе яңартылган.

– Алда эш күп, –  дип ассызыклады Радий Хәбиров. – ФАПларның нинди булуын исегезгә төшерегез. Үткән гасырдагы биналар – утын белән җылыту, суы – салкын. Бәлки, эстетика күзлегеннән караганда бу яхшыдыр да, кешеләр хәзер искелеккә тартылалар, әмма медицина күзлегеннән мондый хәл ярамый. Мин бу хакта муниципалитетлар башлыклары белән беренче сөйләшүләребезне хәтерлим, алар бу мәсьәлә аларның җаваплылык зонасында түгел дип санаганнар. Юк, бу безнең уртак җаваплылык зонасы. Һәм, әлбәттә, фельдшерларны сакларга кирәк.

Ә Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, республикада ФАПларның 30 проценттан артыгы авария хәлендә булган, модульле конструкцияләр әлеге ФАПларны, шулай ук искергән ФАПларны алмаштырырга килде.

– Башкортстан Республикасы Русиядә ФАПлар саны буенча алдынгы урында тора. Республиканың авыл халкына медицина ярдәмен 2 071 фельдшер-акушерлык пункты тәэмин итә. 2019 елдан «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында республикада 608 модуль конструкция урнаштырылган (2025 елга план – 134 конструкция, бүгенге көнгә 124 конструкция урнаштырылган), – дип белдерде Айрат Рәхмәтуллин.

Райондагы пунктларда санитар таләпләргә тулысынча җавап бирерлек шартлар бар. Бер бүлмә – авыруларны кабул итүгә, икенчесе дәвалау процедуралары үткәрүгә тәгаенләнгән. Дарулар саклау, стерильләштерү шкафлары куелган, кирәкле инструментлар, яңа туган сабыйларны үлчәү өчен электрон үлчәүгеч белән тәэмин ителгән, санитар узел да бар. Иң мөһиме – бүлмәләрдә җылы һәм якты, пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләренә дә уңайлыклар тудырылган. Димәк, бу фельдшер-акушерлык пунктларда яше-карты квалификацияле ярдәм алачак.

 

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру максатларында төзелгән фельдшер-акушерлык пунктлары бик матур һәм уңайлы булды. Районнарда шундый яңа медицина объектлары төзү авыл җирлегендә халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртырга мөмкинлек бирә. Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары халыкка күрсәтелә торган медицина ярдәменең уңайлылыгын һәм сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Халык һәм шәхсән үз исемемнән, медицина өлкәсенә күрсәтелгән игътибар өчен район хакимияте һәм республика Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерәбез.

Радик Хәсәнов, Борай үзәк дәваханәсенең баш табибы.

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас