

Бәйрәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, шулай ук йөкле хатын-кызларның статусын күтәрү, культура җәмгыятендә ана һәм балага карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, туучылар санын арттыруга ярдәм итү өчен булдырылган. Агымдагы елның 7 октябрендә Русиядә демографик сәясәтне гамәлгә ашыру кысаларында яңа традициягә әверелгән йөкле хатыннар көне уза. Шушы уңайдан район үзәк дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясе бүлегендә йөклелеләр өчен матур чара узды. Бирегә килгән булачак әниләрне район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов һәм акушер-гинеколог Ләйсән Галиакбәрова матур бәйрәм уңаеннан котлап, аларга һәрвакыт бүгенгедәй матур булып калуларын теләп, бүләкләр тапшырды. Борай районы “Гаилә” үзәге җитәкчесе Светлана Хәмәтярова да йөкле хатыннарга шушы мизгелнең матурлыгы, гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә алып барды.
Хатын-кызлар консультациясе табиблары Ләйсән Галиакбәрова һәм Заһидә Мифтахова булачак әниләрне йөклелекнең иртә срогыннан күзәтә. Табиблар йөклеләргә 12 атнага кадәр учетка басу бик мөһим булуы турында аңлатып киттеләр.