Медицина
19 Сентября 2025, 10:10

Авыл табибларының һәр секунды санаулы

Авылга кайтып эшли башлаган яшьләр арасында Борай авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Тазлар фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куючы Әлфидә Газизова да бар. Кечкенә вакытындагы хыялларына тугры калган кыз белән фельдшер хезмәтенең җиңел һәм авыр яклары турында сөйләшеп алдык.

Авыл җирендә яшьләр калмый, дип чаң сугабыз. Әлбәттә, бу күпмедер шулай да, тик, бөтен яшьләр дә авылны калага алыштырырга ашыкмый. Мәсәлән, авылда фельдшер булып эшләүчеләр арасында соңгы елларда эшкә башлаучылар байтак.

Авылга кайтып эшли башлаган яшьләр арасында Борай авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Тазлар фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куючы Әлфидә Газизова да бар. Кечкенә вакытындагы хыялларына тугры калган кыз белән фельдшер хезмәтенең җиңел һәм авыр яклары турында сөйләшеп алдык.

Гимназияне тәмамлагач, Бөре медицина-фармацевтика көллиятенең “Акушерлык эше” бүлегенә укырга керә кызыкай. Кулына белгечлек алып чыккан кыз хезмәтен Нефтекама шәһәрендә башлый. Аннары ике ел Борай авылындагы “Фармленд” аптекасында эшләп ала. Авылдашы Руслан белән танышып, матур гаилә коралар. Уллары Вилдан да әнисе кебек табиб булырга хыяллана. Хирург булып, кешеләрне дәвалыйм, ди ул.

2023 елда Иске Тазлар ФАПына фельдшер булып эшкә дәшкәч, Әлфидә Илмир кызы ризалаша.

– Киләчәктә ак халат киеп, шәфкать туташы булып йөрүемне мин инде бала чактан ук күзаллый идем. Балалар бакчасында, мәктәптә түбәнрәк классларда укыганда да табиб булып уйный идек, кешеләргә ярдәм итәбез, дип хыяллана идек. Кечкенәдән күңелемә медицина якын булгангамы, мин бүтән һөнәр сайларга дигән уй белән яшәмәдем дә. Бу һөнәргә этәргечне миңа үзебезнең туганнар бирде. Апам да, әниемнең бертуган апасы белән сеңлесе дә табиблар. Аларның ничек эшләгәнен күреп үстем, шул вакыттан минем дә алар кебек кешеләргә ярдәм итеп, файда китерәсем килде. Хыялымны тормышка ашыру өчен медицина көллиятенә укырга кердем. Укыган чакта авыр вакытлар да булды, ләкин хәзер әлеге һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмим. Аллаһыга шөкер дип эшлим, кешедән рәхмәт сүзләре ишетү дә, аларга ярдәм итә алу да бик сөендерә. Укыган чакта ук минем авылга кайтасы килү теләге көннән-көн көчәйде, шәһәрдә каласым килми иде. Иске Тазлар авылына эшкә билгеләнгәч, башта эшләргә бик катлаулы булды. Чит авыл, бер кешене белмәү дә каушатты сыман. Яшь белгеч булганлыктан, авыл халкы да шикләнеп караган кебек иде, яшь булгач белмидер, дип ышанмаган чаклары да булды. Адаптация чоры озакка сузылмады, искетазлылар мине кабул итеп, матур итеп, аңлашып эшлибез, рәхмәт аларга, – ди Әлфидә. – Бигрәк тә, «Земство фельдшеры» программасында катнашу мөмкинлеге булгач, канатлар үсеп киткәндәй булды.

 «Земство табибы», «Земство фельдшеры» программалары районнарда эшләргә теләүче табиблар өчен мотивация булып тора. Аның максаты – ерак торак пунктларда табиб кадрлары җитмәүне бетерү һәм җирле халык өчен медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген яхшырту.

Авылда фельдшер, hава шартларына, тәүлекнең вакытына карамый халыкка ярдәмгә беренче булып ашыга.  Һәм күпчелек медицина белгечләре өчен аларның эше hәм hөнәрләре дөньяда иң кирәклесе булып тоела. Ә бу шулай да.  Әлфидә Илмир кызы да шулай дип саный.

Чын фельдшер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга Әлфидә Газизова беренче чиратта ярдәмчеллекне hәм битараф булмаулыкны атый. Башкаларның кайгысын, авыртынуларын бер вакытта читләтеп узып китә алмыйм,  дип билгели ул. Мөгаен, шуңа да авыл халкында абруй казангандыр да.

– Әлфидә Илмир кызы – әдәпле, ярдәмчел кеше, халык белән белем hәм тәҗрибә белән бик теләп аралаша. Авыл халкы арасында абруйлы hәм хөрмәткә лаеклы булуы очраклы түгел. Һәрвакыт игътибар, сабырлык күрсәтә, яхшы сүзне вакытында әйтеп, тынычландыра hәм рухландыра белә. Ярдәм кирәк булганда hәркем өчен “ачык” ул, – ди  искетазлылар.

Бүгенге көндә Иске Тазлар авылы фельдшеры дәваланырга килүчеләрне якты бүлмәдә кабул итә, күп төрле процедуралар үткәрә. Өлкән буын кешеләре һәм нәниләр белән дә уртак телне бик тиз таба Әлфидә Илмир кызы. Эшенә зур җаваплылык белән карый ул.

– Мин үземне башка профессиядә күз алдына китерә дә алмыйм, – ди Әлфидә Илмир кызы. – Мөгаен, нәкъ менә шушы тормыш юлы миңа язмыш тарафыннан каралган булгандыр.

Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз табибы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авылдашлары арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, биредә авыл халкына әнә шундый гүзәл зат хезмәт күрсәтә.

«Земство фельдшеры» программасы ярдәмендә алган акчаны Әлфидә  тормыш шартларын яхшыртуга тота.

Авыл фельдшеры… Күпме кеше гомере өчен җаваплы булган һөнәр иясе ул. Чөнки авыл җирендә, бер-бер хәл була калса, иң беренче булып фельдшер ярдәмгә килә. Авыл табибларының һәр секунды санаулы.

– Безнең төп бурычларыбызның берсе – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм һәркем өчен дә уңайлы итү. «Земство табибы», «Земство фельдшеры» программалары  кысасында халыкка медицина хезмәтләре күрсәтү системасын камилләштерү, авылга белгечләр җәлеп итү, белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авылларда яшәүчеләрне медицина белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, авылда яшәүче кешеләрнең беренчел медицина ярдәменнән файдалана алуын арттыру, авыл җирендә эшләргә риза булган белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү тора. Радий Хәбиров, төбәк Башлыгы.

– Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән башланган медицина өлкәсендәге проектлар кадрларны район дәваханәләренә кайтаруны хуплый. Бу программа яшь белгечләр өчен нигез һәм таяныч булып тора. Авылларда табиблар, фельдшерлар  җитмәү сәбәпле, күп ФАПлар буш тора иде. Соңгы елларда бу пунктлар белгечләр белән тәэмин ителде, бу куанычлы күренеш.                         

 Радик Хәсәнов, Борай үзәк дәваханәсенең баш табибы.

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас