Барлык яңалыклар
Медицина
11 сентябрь 2025, 09:46

Аек булу – яшәү мәгънәсе

Алкогольгә бәйлелек чиренә каршы көрәшкә ел саен бюджетның шактый өлеше бүлеп бирелә, төрле сәламәтлек һәм айныту программалары эшләп килә. Шул максаттан илебездә Бөтенрусия аеклык көне булдырылды. Ул ел саен 11 сентябрьдә билгеләп үтелә.

Аек булу – яшәү мәгънәсе
Аек булу – яшәү мәгънәсе

Алкогольгә бәйлелек – хәзерге дөньяның иң киң таралган бәлаләреннән берсе. Ул гаиләләрнең җимерелүенә һәм барлык нәтиҗәләр белән шәхеснең таркалуына сәбәп була. Әлеге бәйлелектән интегүчеләр арасында яшүсмерләр, яшь хатын-кызлар һәм ир-атлар ешрак очрый, алар үз сәламәтлекләренә җиңел караш аркасында бу тоткынлыкка эләгәләр. Алкоголизм белән авыручылар арасында төрле кешеләрне очратырга мөмкин. Бәйле кешеләр исәбенә, эшче һөнәрләре вәкилләре кебек үк, урта звено менеджерлары, югары белемле бизнесменнар, банк хезмәткәрләре, укытучылар һәм хәтта табиблар да эләгә.

Моннан тыш, ел саен дөньяда өч миллионнан артык кеше алкогольле эчемлекләр куллану аркасында үлә. Гади исәпләүләрдән чыгып, һәр егерменче үлемнең сәбәбе спиртлы эчемлекләр куллану була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, үлгәннәрнең дүрттән өч өлеше – ир-атлар.

Алкогольдән үлү сәбәпләре үлүчеләрнең 28 проценты җәрәхәтләрдән, 21 проценты ашкайнату системасы авырулары нәтиҗәсендә, 19 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, ә калганнары инфекцияләр, яман шеш һәм психик авырулар аркасында үлгән.

Әлеге чиргә каршы көрәшкә ел саен бюджетның шактый өлеше бүлеп бирелә, төрле сәламәтлек һәм айныту программалары эшләп килә. Шул максаттан илебездә Бөтенрусия аеклык көне булдырылды. Ул ел саен 11 сентябрьдә билгеләп үтелә.

Аеклык көне беренче тапкыр 100 елдан артык элек, 1911 елда Санкт-Петербургта «Аеклыкта халык бәхете» шигаре астында үтте, ә 1913 елда бу көн чиркәү тарафыннан хупланган рәсми бәйрәмгә әверелә. Дин әһелләре һәм фәнни интеллигенция вәкилләре, алкогольгә бәйлелеккә сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен, иҗатны һәм акылны каршы куеп, җәмгыятьне берләштерергә теләгәннәр. Совет власте килү белән бәйрәм итү туктатыла, һәм традицияне 2005 елда гына яңарталар. Бәйрәмне оештыручылар фикеренчә, бу көнне һәр кеше сәламәт яшәү рәвешен саклауга үз өлешен кертергә тиеш.

Бу көнне Русиянең күп кенә шәһәрләрендә алкоголь һәм башка төр бәйлелекләрне кисәтүгә һәм алардан арынуга багышланган тематик митинглар, конференцияләр һәм семинарлар үткәрелә. Чиркәү, үз чиратында, махсус хезмәтләр оештыра.

Аеклык көне – аек акылны саклап, якыннарың белән аралашу мөмкинлегенә шатланып һәм аеклыкны елның һәр көнендә табигый халәткә әйләндерергә омтылып үткәрергә кирәкле бәйрәм. Чөнки бары тик аек кеше генә уңышлы, бәхетле, ныклы гаиләле һәм ихтирамлы була ала. Алкоголь кулланудан баш тартып, без милләтне сәламәтрәк һәм көчлерәк итә алачакбыз.

Алкоголизм белән һәрвакыт көрәштек, әмма традицион рәвештә проблемалы алкоголь куллану белән эш ике өлкәгә юнәлтелде:                  

  • алкоголь куллануны булдырмау яисә кичектереп тору;
  • алкогольгә бәйлелекләрне дәвалау һәм реабилитацияләү.

Гади тел белән әйткәндә, алкоголизм бәйлелеге бар икән – проблема бар, алкоголизм юк – проблема юк. Хәзерге вакытта җәмгыять алкогольне куркыныч һәм зарарлы куллану турында сөйли башлады. Чөнки социаль, икътисадый һәм шәхси проблемаларның төп өлеше алкоголизм нәтиҗәсе түгел, ә алкогольне чиктән тыш куллану нәтиҗәсе булып тора.

Алкоголь куллану белән бәйле медицина һәм социаль проблемалар куркынычы уртача яки югары булганнарны ачыклау зарур.

Алкогольдән баш тарту хәтта элек уртача микъдарда алкоголь эчкән кешеләрнең дә сәламәтлеге сизелерлек яхшыруга китерә. Бик тиздән кешеләр үзләренең яхшырак йоклый башлауларын һәм үзләрен күпкә күтәренкерәк хис итүләрен сизәләр.

Куллануны киметүнең яки алкогольдән тулысынча баш тартуның файдалы нәтиҗәләре сезнең сәламәтлек өчен:  кәеф яхшыра, эшкә сәләтлелек арта, йокы сыйфаты яхшыра, финанс чыгымнар кими, йогышлы булмаган, йогышлы һәм онкологик авырулар килеп чыгу куркынычы кими, исерек хәлдә машина йөртү нәтиҗәсендә травматизм һәм юл-транспорт һәлакәте хәвефсезлеге азая, йөрәк-кан тамырлары системасының торышы яхшыра, ашкайнату проблемалары кими, иммун системасы ныгый, тән массасын контрольдә тотуны җиңеләйтә.

Исегездә тотыгыз, алкогольнең хәвефсез дозасы булмый!    

 

Автор: Гүзәл Шәймиева, нарколог-психиатр
Читайте нас