Медицина
1 июль 2025, 11:18

Гомере сәламәтлек сагында үтә

Иске Бикмәт авылында Разыя Фәхретдинова кырык алты ел дәвамында авыл фельдшеры хезмәтен уңышлы башкара.

Гомере сәламәтлек  сагында үтәГомере сәламәтлек  сагында үтә
Гомере сәламәтлек сагында үтә

Ул иң кирәкле һөнәрләрнең берсен сайлап, шушы еллар буена аңа тугры булган үз эшенең остасы. Авылда, шул исәптән Нарыш, Тукран авылларында да әлеге юллар белән килешмәүче кеше булмас. Чөнки бай хезмәт тәҗрибәле белгечнең җылы мөнәсәбәте, файдалы киңәшләренең дә авыруларның сәламәтлеген ныгытуда әһәмияте зур. Разыя Зекрия кызы медицина күзлегеннән чыгып, һәр авыру хакында төпле сүзен, савыгу өчен нинди препаратлар кирәген әйтә ала. Югарыда исемләнгән авылларда яшәүче 500дән артык кешенең сәламәтлеге өчен җаваплы ул. Шуңа һәркөнне иртән фельдшерлык пунктына ашыга. Авыллар да шактый гына картаеп бара, яшәүчеләрнең зур өлешен өлкәннәр тәшкил итә. Алар бигрәк тә авыл фельдшеры ярдәменә мохтаҗлар.

– Минем төп бурычларның берсе – халыкта аңлату эшләре башкарып, профилактик чаралар үткәреп, авыруны булдырмау, – ди Разыя ханым. – Кешеләр шикәр чире, аяк-буын, гипертония, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны, эчәк тракты авырулары белән еш авырый. Район үзәк дәваханәсендә маммография, яңа рентген аппаратлары булуының уңай йогынтысын барыбыз да тойдык. Миңа участок табибы да зур ярдәм күрсәтә. Үз аякларында йөри алмаучыларның өйләренә барып төрле анализлар алына.

Авыл фельдшеры диспансерлаштыруны да җайга салган. Ул авыр башланса да, хәзер кешеләр бу алымның кирәкле икәнен аңлаган:

– Халык белән алдан киңәшләшеп, сөйләшеп, көне билгеләнә. Шул көндә район үзәк дәваханәсеннән махсус автобус килә. Хәзер авылларда диспансерлаштыру үтмәгән кеше юк, – дип канәгатьлек белән сөйли фельдшер. – Барысы да медицина тикшерүе үтеп, үзенең сәламәтлеген кайгырта. Соңгы берничә елда өлкән яшьтәгеләрнең урамнарга җәяүләп йөрергә чыгулары да уңай күренеш, хәрәкәтләнгән кеше авыруга бирешеп бармый.

Нарыш белән Тукран авылларындагы фельдшерлык пунктлары ябылгач, эше Разыя Фәхретдиновага йөкләнде. Ул анда үзе ат карап җигеп йөрде, азыгын хәстәрләде.

Иске Бикмәт авылының хөрмәтле кешеләре Нуриҗиһан белән Зекрия алты бала тәрбияләп үстерә. Разыя бишенчесе булып дөньяга аваз сала. Аның медицинада эшләү һөнәрен сайлавы да очраклы түгел. Урта мәктәпне тәмамлауга бертуган апасы Гөлҗиан фельдшерга укып кайтып эшли башлый. Разыя да кече яшьтән әлеге белгечлекне алу турында хыяллана, ак халатлыларны үз итә. Шушы теләге белән ул Бөре шәһәрендәге уку йортына юнәлә.

Аның беренче хезмәт иртәсе Чалкак участок дәваханәсендә башлана. Фельдшер-акушер һөнәрле белгеч дәваханәнең тудыру бүлегендә сабыйларны кабул итә. Бер елдан соң авыл егете Марат Фәхретдиновка тормышка чыккач, туган авылына кайта.

Бөре медицина училищесын яхшы билгеләренә тәмамлаган, спорт белән даими шөгыльләнеп ярыйсы нәтиҗәләргә ирешкән кызга югары белем алуга да юл ачыла. Ләкин гаилә кору һәм башка тормыш мәшәкатьләре моңа мөмкинлек бирми.
Фәхретдиновлар өч балага гомер бүләк итеп, аларны укытып, олы юлга чыгара. Балалары өчесе дә югары белемле һәм үз гаиләләре белән дөнья көтә. Әни белән әтиләре исә оныкларын үстерүдә ярдәмләшә.

Разыя Зекрия кызының фидакарь хезмәте урынлы бәһалана. Ул югары категорияле фельдшер исеменә лаек. Шулай ук республиканың сәламәтлек саклау отличнигы, күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

– Элекке елларда безнең Жданов исемендәге колхоз алдынгы хуҗалыкларның берсе иде. Калмык савым сыерлары асралган фермада, терлекчеләр йортында профилакторий ачтык. Анда сигез ел дәвамында ферма эшчәннәренең сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга лаеклы өлешемне керттем, – дип сөйли матур хезмәт еллары хакында Разыя ханым.

Колхоз таралгач Марат абый ерак Себердә эшли. Лаеклы ялга чыккач ак халатлы иптәшенә ярдәмләшә. Аларны шәхси җиңел машиналарында Нарыш, Борай юлларында еш очратырга була. Авылларда үзаллы гына яшәгән өлкән яшьтәгеләр дә байтак. Мондый кешеләргә аптекадан дару препаратлары алып кайтып өйләренә илтеп бирергә кирәк.

Иске Бикмәтнең фельдшерлык пункты иске бинада урнашкан. 2027 елда биредә яңа ФАП төзү планга кертелгән инде. Аның якын киләчәктә тормышка ашуын һәм Фәхретдиновларның игелекле хезмәтләрен уңышлы дәвам итүләрен, үзләренә сәламәтлек телик.

Автор:Рәүф Шәймөхәмәтов
Читайте нас