

–Хөрмәтле табиблар, табибәләр, шәфкать туташлары, медицина хезмәткәрләре! Сезнең кулларда халкыбызның сәламәтлеге, сез көн саен кешеләрнең гомерен саклап калу өчен олы хезмәт куясыз, тормыш бүләк итәсез. Сез кешенең барлыкка килүнең беренче секундыннан аны гомеренең соңгы минутына кадәр озата барасыз. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, нык сәламәтлек, рухи көч телим, - дип мөрәҗәгать итте Илшат Өммәт улы залда утыручыларга.
Игелекле эшкә – кешеләрнең гомерләрен саклап калуга зур өлеш керткән үз коллективына һәм ветераннарга рәхмәт сүзләрен район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов та җиткерде. Барыннан да элек сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.
–Табиб һөнәре–иң изге эш. Бердәмлек һәм һөнәрне ярату аркасында без барлык кыенлыкларны да җиңәрбез дип ышанам, - диде баш табиб Радик Әнвәр улы.
Рәхмәт сүзләрен әйтергә сәхнәгә үзәк дәваханәнең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Инга Красильникова да чыкты.
Бәйрәм кысаларында районының сәламәтлек саклау системасы үсешенә өлеш керткән хезмәткәрләр лаеклы бүләкләр алдылар.
Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмыйча, тамашачылар күңелендә бик күп җылы тәэсирләр калдырды. Барысы да проблемалар турында онытып, күңелләре белән ял итеп, уңай эмоцияләр алдылар һәм күтәренке кәефтә, елмаю белән таралышты.