

Розалина Иршат кызы тумышы белән Авыргазы районы Толбазы авылыннан. Фәнисә һәм Иршат Шаһиевларның бердәбер балалары булып буй җиткерә. Урта мәктәпне тәмамлагач, үзенең киләчәген медицина белән бәйләү өчен Стәрлетамак медицина училищесына укырга керә. Ни өчен шәфкать туташы булырга уйладың дигән сорауга Розалина елмаеп: “Үземнең балачактагы ак халатлы ягымлы апалар кебек буласым килде. Аларның кеше сәламәтлеге өчен көрәшүләре, тырышулары мине бу өлкәгә этәрде. Шул вакытта ук бу хезмәтнең кирәклеген аңлый башладым. Шәфкать туташы булып эшләү кызыклы гына түгел, авыр да. Чөнки эш вакытында төрле характерлы кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма авыруларыннан савыгырга ярдәм иткән кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт була. Шәфкать туташлары бик белемле булырга тиеш. Алар биология, анатомия нигезләрен дә, массаж ясау кагыйдәләрен дә, төп даруларның куллану тәртибен дә, медицина приборларының ничек эшләвен һәм аларны дөрес куллана да белергә тиешләр. Боларны белүдән тыш, шәфкать туташы авырттырмыйча укол кадарга, прививка ясарга, киселгән-сынган урыннарны дөрес итеп бәйли белергә һәм башка бик күп медицина гамәлләре белергә тиеш. Алар юкка гына шәфкать туташы дип аталмыйлар шул. Аларның күңелләре изге, уйлары шәфкатьле була. Мин медицина өлкәсен сайлап алуыма һичкенә дә үкенмим”.
Розалина уку йортын тәмамлап, яраткан һөнәре белгечлелеге алгач, хезмәт юлын Уфада алтынчы санлы бала тудыру йортында башлый. Яраткан һөнәре белгече булуына шатланып, яңа гына туган сабыйларны кулына алып, яңа гомергә шатланып хезмәт юлын дәвам итә. Ике ел эшләгәннән соң яшь белгеч үзенең булачак тормыш иптәше Борай егете Зөфәр белән таныша. Ике ел танышып, күрешеп йөргән яшьләр гаилә корырга ниятәп, никах укыталар һәм инде Розалина Борай авылына Абазовлар гаиләсенә килен булып төшә. Шулай итеп яшь килен Борай дәваханәсендә хезмәт юлын дәвам итә. Тормыш иптәше Зөфәр белән ике кыз Азалия һәм Софияне тәрбиялиләр, матур йортлар салып, бер-берсенә терәк булып, парлы гомер кичерәләр. Розалина белән әңгәмәләшкәндә үк мин аның сабыр холыклы, басынкы, итәгатьле һәм ярдәмчел сыйфатларга ия булуын исбатладым. “Шәфкать туташы авыруларның моң-зарларын тыныч кына тыңлый белергә, үз эшенә җаваплы карарга, тыйнак, намуслы булырга тиеш”, – ди язмабыз герое.
Аның кебек шәфкать туташлары күбрәк булсын иде. Бер дә юкка гына әйтмиләр бит “Җылы сүз – җан азыгы” дип. Шулай булганда гына дәваханәгә ярдәм сорап килгән кешеләрнең күбесе терелеп кайтып китә.
Гөлназ Хуҗина.