

Борай авылында туып-үскән Чулпан Рим кызы Башкорт дәүләт медицина университетында стоматолог белгечлеге алып чыга. Ул район үзәк дәваханәсенә Бөре шәһәрендә интернатура тәмамлаганнан соң килә. Һәм үткән кырык ел вакыт эчендә Чулпан Рим кызы хезмәттәшләре арасында абруйлы остаз һәм нәни пациентларның яраткан докторына әверелә алган.
– Балачактан ук табиб булырга хыяллана идем. Тик нигәдер күңелемә яткан теш табибы булырга карар иттем. Моңа бәлки балалар бакчасында табиб булып уйнаулар йогынты ясагандыр, төгәл генә әйтә алмыйм. Бүгенгедәй истә: бергә йөргән кызлар һәм малайларның тешләре селкенсә, мин тастымал тотып кырларына барам да басам. Урындыкка утыртып, авызларын ачтырып, тешләрен тартып та алам. Курку дигән нәрсә юк. Ничек аларның әти-әнисе тиргәшеп килмәгәндер, билгесез.
Вакыты шундый булгандыр инде. Бүгенге көндә әти-әниләр балаларының бер бөртек чәче төшсә дә, дулашып йөриләр. Әгәр дә ул вакытта мине тиргәгән булсалар, бәлки теш табибы булмас та идем. Язмыштан узмыш юк дигәндәй, шул балачак уеннар миңа этәргеч булгандыр, күрәсең, – дип бәян итә табиб.
Чулпан Рим кызы эшләү дәверендә үзен югары квалификацияле, инициативалы, пациентларга һәм хезмәттәшләренә игътибарлы, тикшерү һәм дәвалау ысулларының киң диапазонын ирекле белгән, белгечлеге буенча норматив документацияне төгәл алып баручы итеп күрсәтә.
Чулпан Мусина балаларның теш табибы буларак нәни пациентлар белән стоматологик авыруларны кисәтү буенча аңлату әңгәмәләре үткәрә. Ул аларны ихлас күңелдән ярата, һәр бала белән элемтәгә керә белә. Даими рәвештә үзенең квалификациясен күтәрү белән шөгыльләнә, камилләштерү курсларын үтә, конференцияләргә йөри. Яшь белгечләр өчен яхшы остаз булып тора. Борай авылының беренче санлы мәктәбендә медицина тикшерүе үткәреп тора Чулпан Рим кызы.
Икенче санлы гимназиядә «Взлетай» республика мәгариф проекты кысаларында «Сәламәт елмаю» модуле стоматология кабинеты эшли башлады. Анда балалар теш табибы Чулпан Рим кызы кабул итә.
«Яшьле күзләре белән куркып кына кабинетыгыз ишеген ачкан баланың аннан елмаеп һәм тагын килү теләге белән чыгуына ничек ирешәсез?» – дигән сорау бирдек аңа.
– Балаларны яратам, ә аларны алдап булмый, алар эчкерсезлек, игелеклелек, җылы мөнәсәбәтне тоя. Кечкенә пациентлар белән беренче чиратта психолог, аннан соң гына теш табибы булырга туры килә. Елмаю һәм ягымлы тавыш, кайчакта хәлне уенга үзгәртү аларда курку, авыртуны бетерергә, ышанычлы мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итә. Бала табиблардан курыкмасын өчен, ата-аналарга сабыйларының теше авырта башлагач түгел, ә иртәрәк, кисәтү, таныштыру өчен алып килергә киңәш итәр идем. Теш табибына тәүге килү зур роль уйный һәм ул бала хәтерендә якты вакыйга булып сакланырга тиеш. Коллективыбыз да әйбәт, үзара яхшы мөнәсәбәттәбез. Без һәрчак бер-беребезгә ярдәмгә әзер, берәр мәсьәлә туса, киңәшләшеп хәл итәбез. Хезмәт юлымны башлаганда төпле киңәшләрен кызганмаган остазларыма рәхмәтлемен. Хәзер яшьләр өчен үзебез дә остаз булдык, практикантларны һөнәр нечкәлекләренә төшендерәбез, – ди үз һөнәре остасы Чулпан Мусина.
Шәхси тормышында да бәхетле Чулпан Рим кызы. Тормыш иптәше Әнвәр белән 35 елдан артык кулга-кул тотынышып, бер-берсен хөрмәт итеп гомер кичерәләр. Алар ике кыз – Галия белән Наиләне тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә оныклар сөю бәхетенә ирешәләр.
Күпьеллык эш тәҗрибәсе, һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен Чулпан Рим кызы күп тапкырлар район үзәк дәваханәсе, район хакимияте, Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыкларының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. «Башкортстан Республикасының сә-ламәтлек саклау отличнигы» исеменә лаек була ул.