Барлык яңалыклар
Медицина
11 март , 11:50

Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү

– Башкортстанда медицина һәркем өчен уңайлырак, югары технологияле һәм заманча була бара. 2023 елда республиканың сәламәтлек саклавына барлык финанслау чыганакларыннан 106.9 млрд сум җибәрелгән. "Сәламәтлек саклау" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында матди-техник базалар яңартыла, ягъни медицина ярдәме инфраструктурасы үсеш ала. 2023 елда 98 тиз торгызыла торган модуль конструкция сатып алынган һәм урнаштырылган. Бер табиб амбулаториясенә капиталь ремонт ясалган, 1,3 млрд.сумлык 4 233 берәмлек медицина җиһазы һәм 203 млн. сумлык 185 автомобиль сатып алынган. Модернизация программасы кысаларында Кушнаренко, Аскын, Бакалы районнарында, Благовещен, Учалы һәм Яңавыл шәһәрләрендә поликлиникалар төзеләчәк, тугыз объектка капиталь ремонт ясалачак. 2023 елда республикага 25 күчмә медицина комплексы һәм 20 берәмлек «авыр» җайланма кайтарылды, – ди Республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү
Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү

Безнең район үзәк дәваханәсенә дә шушы программа нигезендә кеше сәламәтлеген тикшерү өчен медицина җиһазлары кайтарылган. 2024-2025 елларда рентген, ике УЗИ һәм гликированный гемоглобин тикшерү аппаратлары кайтарылган. Шулай ук ике Лада Гранта автомобиле дә шушы программа кысаларында кайтарылган. Табиблар яңа аппаратларны даими кулланалар. Күптән түгел шушы аппаратлар ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирнең аягындагы кыйпылчыкны алу буенча операция ясаганнар. Ул махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычны үтәгәндә яралана. Хәрби госпиталь табиблары беренче ярдәм күрсәтәләр. Хәрби хезмәткәрне алга таба дәвалану һәм тернәкләндерү өчен өйгә ялга җибәргәннәр.

– Операциянең катлаулылыгы шунда, кыйпылчык сөяк эчендә иде. Бу өлкәдә бик күп нервлар, кан тамырлары һәм сеңерләр урнашкан. Әгәр аларга кагылсаң һәм зарарласаң, күп кан китү һәм табан функцияләре зарарланырга мөмкин.

«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проекты кысаларында медицина оешмасына куелган медицина җиһазлары һәм безнең коллективның профессиональлеге нәтиҗәсендә операция уңышлы узды. Сугышчы алган җәрәхәтләрдән соң дәвалануны һәм тернәкләнүне дәвам итә, – дип сөйләде операция эшләүче үзе дә махсус хәрби операциядә командировкада булып кайткан хирург-табиб, Баш табибның медицина өлеше буенча урынбасары Эльмир Гайнетдинов.

– Республика Башлыгы Радий Хәбировның ярдәме безнең медицина учреждениесе өчен нык тоемлы. Ел саен төрле программалар нигезендә яңа, заманча аппаратлар кайтып тора. Бу исә пациентларның чирләренә вакытында конкрет диагноз куюга зур ярдәм. Шулай ук пациентларыбыз гликированный гемоглобин тикшерү өчен тирә-як шәһәрләргә барып тикшеренәләр иде, хәзер бу эш безнең район дәваханәсендә дә башкарыла. Шулай ук УЗИ аппаратларының яңа булуы да, кеше организмындагы үзгәрешләрне тәңгәл күрсәтергә ярдәм итә, – ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: