Барлык яңалыклар
Медицина
10 февраль , 14:43

Аның эше бик вак та, җаваплы да...

Хәзерге көндә һәр һөнәр иясенең дә үз бәйрәме бардыр, мөгаен. Тугызынчы февральдә, мәсәлән, теш табиблары халыкара стоматолог көнен билгели. Районыбызның үзәк дәваханәсенең табиб-стоматолог-хирургы Фәдис Сафинны белмәгән кеше сирәктер, мөгаен. Аңа кем генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгәндер. Үзе билгеләп үткәнчә, ул эшен яратып башкара.

Аның эше бик вак та, җаваплы да...
Аның эше бик вак та, җаваплы да...

Фәдис Гыйндулла улы Әҗәк авылында туган. Туган авылында сигезьеллыкны, аннары Борай икенче санлы мәктәбен тәмамлый. Бөре шәһәрендә шоферчылыкка укып чыга. Хәрби бурычын Казахстанның Байконур шәһәрендә үти. Армиядән кайткач, ВЛКСМның 15 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт медицина институтының стоматология факультетына укырга керә. Кулына диплом алып, район үзәк дәваханәсенә эшкә кайта.

– Кулыма диплом алып кайтуыма һәм эшли башлавыма 43 ел булып ята. Шушы еллар эчендә ничә кеше үткәндер минем кулларымнан. Теш табибы һөнәре бик вак та, шул ук вакытта җаваплы да хезмәт, ләкин эшемне яратып башкарам, – дип елмая Фәдис Гыйндулла улы. – Хәзер халык табибка алдан язылып килүгә өйрәнде, шуңа чират булмый, һәркем тәгаен вакытка килеп, үтә дә кайта. Әлбәттә, ашыгыч очракларда язылусыз да кабул итәм. Авыру кешегә ярдәм итмичә кайтарып җибәреп булмый бит.

Фәдис Сафин районның иң тәҗрибәле стоматологларның берсе. Табибның сәламәтлек саклау өлкәсендәге озак еллар намуслы хезмәте төрле югарылыктагы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Ул – Башкортстан Республикасы

Сәламәтлек саклау отличнигы, республиканың атказанган табибы. Шулай ук Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына һәм “Стоматология отличнигы” медаленә ия Фәдис Гыйндулла улы.

– Кешеләр табибка бик соңлап мөрәҗәгать итәләр. Стоматологка бит, соңлаганга караганда, элек баруың кирәк. Тешне дәваларга түгел, күбрәк алдырырга-куйдыртырга килүләре аяныч. Тешләрне каратып тору – саулыкның бер нигезе. Бозык тешләр бик күп чирләргә ачык ишек икәнен барыбыз да белә, тик бездә теш табибына даими күренеп торуны кирәкле санамыйлар, – дигән фикердә ул.

Өендә кайгыртучан әти, картәти дә әле ул Фәдис Гыйндулла улы. Тормыш иптәше Әлфия Рәҗәп кызы белән өч балага гомер биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә оныклар сөю бәхетенә ирешәләр Сафиннар.

– Табиб һөнәре бик җаваплы. Азга гына ялгышу кеше сәламәтлегенә, алай гына түгел, гомеренә зыян китерүе ихтимал. Хезмәтем ничек кенә катлаулы булмасын, башка эштә эшләвемне күз алдыма да китерә алмыйм. Кешегә ярдәм итә алу, авыртуларыннан коткару, тешләрен дәвалау җанга әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә, – дип сүзен тәмалады Фәдис Гыйндулла улы.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: