Барлык яңалыклар
Медицина
19 сентябрь , 14:06

Җылы сүзе дә дәва

Күп вакытта авыл кешесенең шәһәр поликлиникалары буенча йөрергә мөмкинлеге юк. Район үзәк дәваханәсенә дә тиз генә барып җитәр өчен башта машина эзләргә туры килә. Шуңа күрә, көн булсынмы, төнме, беренче чиратта авыл фельдшерын чакырталар.

Җылы сүзе дә дәва
Җылы сүзе дә дәва

– Безнең төп бурычларыбызның берсе – медицина ярдәмен югары сыйфатлы итү. «Земство табибы», «Земство фельдшеры» программалары  кысаларында авылларга белгечләр җәлеп итү, белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авылларда яшәүчеләрне медицина белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, беренчел медицина ярдәменнән файдалана алуын арттыру, авыл җирендә эшләргә риза булган белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү тора.
 Радий Хәбиров, төбәк Башлыгы. 

Күп очракта авыруның хәле медицина хезмәткәренең тәҗрибәсенә, белеменә һәм, әлбәттә инде, үз өстенә җаваплылык алырга әзер булуына бәйле була. Фельдшер һөнәре киңкырлы бит ул.

Әлбәттә, сәламәтлек саклау хезмәткәре үз карамагындагы бөтен кешеләргә дә игътибарлы булырга тиеш. Ул авылдашларына диспансеризация үтәргә кирәклеген исләренә төшереп тора, авыруы озакка сузылганнарны дәваханәләргә салып дәвалауда булыша, санаторийларга юллама алуда да аның ярдәменнән башка булмый.

Кодаш авылы фельдшер-акушер пункты җитәкчесе Гертруда Вячеславовна Батыршина да шундый миһербанлы зат. Ул 2013 елдан башлап Тугай авылы, аннары 2021 елдан Кодаш халкына медицина ярдәме күрсәтеп тора. Ә хезмәт стажы аннан да күбрәк. Бүгенге көндә ике ФАПны алып бара ул.

Тумышы буенча Гертруда Алтаю кызы. Бала чагыннан табиб булырга теләп, Сарапул медицина училищесын тәмамлаганнан соң Краснокама районының «Арлан технологик транспорт идарәсе»ндә фельдшер булып эшли башлый. Кияүгә чыгып, балалары тугач, Тугай авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына күчә. Ул елларны Гертруда бик җылы хисләр белән искә ала. «Тугайлылар бик җылы каршы алдылар, мине хөрмәт итеп, эшемне хуплап торалар иде», – дип сөйли.

Бикҗән егете Алексей белән матур итеп тормыш корып, ике кыз бала үстереп яталар.

– Үз эшемне бик яратам, бар күңелемне салып башкарам. Беренче чиратта кешенең күңелен аңларга, аңа психологик ярдәм күрсәтергә кирәк. Кайчагында синең бер җылы карашың һәм сүзең дә кешене аякка бастырырга мөмкин. Авыл халкына зур рәхмәтлемен – һәрвакыт әйткән сүземне үтиләр, биргән киңәшләремә колак салалар, – ди Гертруда ханым. – Балаларым, тормыш иптәшем ныклы таянычым минем. Алардан бервакытта да зарлану сүзе ишеткәнем юк.

«Земство табибы», «Земство фельдшеры» программалары эшли башлагач, Гертруда Вячеславовна 500 мең сумлык грант ота. «Әлегә бу акчаны нишләтергә белмибез. Бәлки торак шартларын яхшыртырбыз, билгеле түгел әле», – диде ул.

– Ул ак халатлы фәрештәбез. Гертруда ханымның куллары да шифалы бит. Укол, системаларны бик оста куя. Һәр процедураны җиренә җиткереп башкара. Игелекле, җаваплы. Табиблардан рецептлар яздыра, даруларны да алып кайтып бирә. Аллаһка шөкер, фельдшерыбыздан уңдык. Хезмәтен аңлаган иренә, кызларына рәхмәт, – диде бер ак яулыклы әби, без кайдан килгәнне белгәч (исемен күрсәтергә кушмады).

Бар эшчәнлеге дәверендә Гертруда Вячеславовна бик күп кешеләргә тиешле һәм кирәкле медицина ярдәме күрсәткән. Кодаш һәм Тугай авыллары халкы аңа игелекле сүзе, киңәшләре, дәвасы өчен рәхмәтле.

«Районда медицина персоналы сафларына яшь кадрларны җәлеп итү юнәлешендә актив эш алып барабыз. Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән башланган «Земство табибы», «Земство фельдшеры» программаларына рәхмәтлебез. Быел яшь өч белгеч үзләренең туган районының ФАПларында эшләргә теләк белдерде. Алар төрле авыл халкына медицина ярдәме күрсәтә».
Радик Хәсәнов, Борай үзәк дәваханәсенең баш табибы.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: