Сәламәтлек саклау системасын үстерү, медицина ярдәме күрсәтү шартларын яхшырту, яңа методикалар кертү, медицина учреждениеләренә яңа белгечләр җәлеп итү – Башкортстан республикасында төп эш юнәлешләренең берсе. Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән башланган медицина өлкәсендәге “Сәламәтлекне саклау” милли проекты кысаларында Башкортстанда «Земство табибы», «Земство фельдшеры» программалары уңышлы тормышка ашырыла. Проектлар авыл халкына, бигрәк тә республиканың ерак районнарына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
«Земство табибы», «Земство фельдшеры» программалары районнарда эшләргә теләүче табиблар өчен мотивация булып тора. Аның максаты – ерак торак пунктларда табиб кадрлары җитмәүне бетерү һәм җирле халык өчен медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген яхшырту.
«Земство фельдшеры» программасы белән безнең районда тугыз белгеч эшкә билгеләнә. Шуларның берсе – Эльвера Гәрәйханова.
Авылда фельдшер, hава шартларына, тәүлекнең вакытына карамый халыкка ярдәмгә беренче булып ашыга. Һәм күпчелек медицина белгечләре өчен аларның эше hәм hөнәрләре дөньяда иң кирәклесе булып тоела. Ә бу шулай да. Шабай фельдшеры Эльвера Флорит кызы да шулай дип саный.
Эльвера Борай авылында дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Бөре шәhәрендәге медицина училищесына юллана. 2021 елда, укуын тәмамлаганнан соң, Эльвера Флорит кызы район үзәк дәваханәсенә эшкә кайта. Барлык хезмәт эшчәнлеген ул сайлаган hөнәренә багышлый hәм моңа бер тапкыр да үкенми. 2021 елда “Земство фельдшеры” программасында катнашып, Шабай ФАПына фельдшер булып күчә.
Чын фельдшер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга Эльвера Гәрәйханова беренче чиратта ярдәмчеллекне hәм битараф булмаулыкны атый. Башкаларның кайгысын, авыртынуларын бер вакытта читләтеп узып китә алмыйм, дип билгели ул. Мөгаен, шуңа да авыл халкында абруй казангандыр да.
– Эльвера Флорит кызы – әдәпле, ярдәмчел кеше, халык белән белем hәм тәҗрибә белән бик теләп аралаша. Авыл халкы арасында абруйлы hәм хөрмәткә лаеклы булуы очраклы түгел. Һәрвакыт игътибар, сабырлык күрсәтә, яхшы сүзне вакытында әйтеп, тынычландыра hәм рухландыра белә. Ярдәм кирәк булганда hәркем өчен “ачык” ул, – ди шабайлылар.
Бүгенге көндә Шабай авылы фельдшеры дәваланырга килүчеләрне заманча ремонтланган, якты бүлмәдә кабул итә, күп төрле процедуралар үткәрә. Өлкән буын кешеләре һәм нәниләр белән дә уртак телне бик тиз таба Эльвера Флорит кызы. Эшенә зур җаваплылык белән карый ул. Фельдшерга нинди генә гозер белән килеп чыкмыйлар. Авыл кешесе диабет белән авырса да, кан басымы күтәрелсә дә, бармагына шырпы керсә дә, дару кирәк булса да, медпунктка йөгерә.
– Мин үземне башка профессиядә күз алдына китерә дә алмыйм, – ди Эльвера Флорит кызы. – Мөгаен, нәкъ менә шушы тормыш юлы миңа язмыш тарафыннан каралган булгандыр.
Эшләү дәверендә Эльвера шактый күп күргән hәм аңа күп төрле катлаулы хәлләр белән очрашырга туры килгән. «Кайчак арып кайткач, нәрсәгә шул hөнәрне сайладым икән дип уйлыйсың. Ә аннары синең килүеңне түземсезлек белән көткәннәрне, чын йөрәктән рәхмәт әйтүчеләрне исеңә төшерәсең hәм сайлауны дөрес эшләгәнеңне аңлыйсың. Башка төрле бер нинди эш тә эшли алмыймдыр инде», – ди ул елмаеп.
Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз табибы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авылдашлары арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, биредә авыл халкына да, балалар йортына да әнә шундый гүзәл зат хезмәт күрсәтә.
«Земство фельдшеры» программасы ярдәмендә алган акчаны Эльвера өй төзергә тота. Шулай ук «Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме» программасында катнашып, йорт төзелешенә түләүсез субсидия ала. Тормыш иптәше Рушан фаҗигале вафат булгач, бу ярдәмнәр Гәрәйхановларга зур таяныч була. Алар яңа йорт салып керәләр.
Эльвера тол калып, ике бала тәрбияләп үстерә. Кызы Элина Уфа шәһәрендә визажист-стилист булып эшли. Мурат улы быел Уфа фән һәм технологияләр университетының хокук саклау эшчәнлегенә укырга керә. Эльвераның кызы да, улы да әниләренә ярдәм итеп, таяныч булып торалар.
Авыл фельдшеры… Күпме кеше гомере өчен җаваплы булган һөнәр иясе ул. Чөнки авыл җирендә, бер-бер хәл була калса, иң беренче булып фельдшер ярдәмгә килә. Аның эш сәгате – тәүлек әйләнәсе.
– Безнең төп бурычларыбызның берсе – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм һәркем өчен дә уңайлы итү. «Земство табибы», «Земство фельдшеры» программалары кысасында халыкка медицина хезмәтләре күрсәтү системасын камилләштерү, авылга белгечләр җәлеп итү, белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авылларда яшәүчеләрне медицина белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, авылда яшәүче кешеләрнең беренчел медицина ярдәменнән файдалана алуын арттыру, авыл җирендә эшләргә риза булган белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү тора. Радий Хәбиров, төбәк Башлыгы.
- Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән башланган медицина өлкәсендәге проектлар кадрларны район дәваханәләренә кайтаруны хуплый. Бу программа яшь белгечләр өчен нигез һәм таяныч булып тора. Авылларда табиблар, фельдшерлар җитмәү сәбәпле, күп ФАПлар буш тора иде. Соңгы елларда тугыз пункт белгечләр белән тәэмин ителде, бу куанычлы күренеш.
Радик Хәсәнов, Борай үзәк дәваханәсенең баш табибы.