Республика адреслы инвестиция программасы кысаларында ел саен авылларда уңайлы ФАПлар ачылу әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.
2023 елда республиканың сәламәтлек саклавына барлык финанслау чыганакларыннан 106.9 млрд сум җибәрелгән. “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында матди-техник базалар яңартыла, ягъни медицина ярдәме инфраструктурасы үсеш ала. 2023 елда 98 тиз торгызыла торган модуль конструкция сатып алынган һәм урнаштырылган, шул исәптән 84 ФАП, 9 табиб амбулаториясе, 5 гомуми практика табибы офисы. Бер табиб амбулаториясенә капиталь ремонт ясалган, 1,3 млрд.сумлык 4 233 берәмлек медицина җиһазы һәм 203 млн. сумлык 185 автомобиль сатып алынган.
– Безнең дүрт миллионлы республикабыз өчен бу тема аеруча әһәмиятле, чөнки төбәк халкының өчтән береннән артыгы авыл җирендә яши. Мин районнар буйлап йөри башлагач, фельдшер-акушерлык пунктларының нинди генә биналарда урнашмавын күрдем, ә алар бездә барлыгы – 1 960. Мәсәлән, бер ФАП Бөек Ватан сугышы елларында хәрби әсирләр урнашкан баракта булган, икенчесе – гомумән XIX гасыр бинасында. Озак вакыт бу объектларга бөтенләй тиешле игътибар бирелмәде, – диде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлек саклауның беренчел звеносының матди-техник базасын ныгытуның мөһимлеге турында. – Шуңа күрә без барлык иске ФАПларны алыштыру бурычын куйдык. Һәм без Русия Президенты Владимир Владимирович Путинга беренчел звеноны комплекслы модернизацияләү программасын башлап җибәргәне өчен рәхмәтлебез. Бу акча белән ныгытылган җитди документ. 2025 елга кадәр Башкортстан 18 млрд сум алачак.
Безнең районда “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында соңгы биш ел эчендә яңа җиде фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты. Хәзер Кодаш, Карабай, Мулла, Яңа Ялдәк, Кушманак, Алтаю һәм Олы Шөкшән авыллары халкы уңайлы шартларда төрле дәвалау процедуралары, профилактик тикшеренү һәм диспансерлаштыру үтә ала. Әлеге пунктларда санитар таләпләргә тулысынча җавап бирерлек шартлар бар. Бер бүлмә - авыруларны кабул итүгә, икенчесе дәвалау процедуралары үткәрүгә тәгаенләнгән. Дарулар саклау, стерильләштерү шкафлары куелган, кирәкле инструментлар, яңа туган сабыйларны үлчәү өчен электрон үлчәүгеч белән тәэмин ителгән, санитар узел да бар. Иң мөһиме – бүлмәләрдә җылы һәм якты, пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләренә дә уңайлыклар тудырылган. Димәк, бу фельдшер-акушерлык пунктларда яше-карты квалификацияле ярдәм алачак.
- «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру максатларында төзелгән фельдшер-акушерлык пунктлары бик матур һәм уңайлы булды. Районнарда шундый яңа медицина объектлары төзү авыл җирлегендә халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртырга мөмкинлек бирә. Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары халыкка күрсәтелә торган медицина ярдәменең уңайлылыгын һәм сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Халык һәм шәхсән үз исемемнән, медицина өлкәсенә күрсәтелгән игътибар өчен район һәм республика Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерәбез.
Радик Хәсәнов, Борай үзәк дәваханәсенең баш табибы.