Барлык яңалыклар
Медицина
9 август , 14:15

Ак халатлы яшь шәфкать ияләре

Медицина өлкәсендә эшләүчеләр - үз эшенең чын патриотлары. Бу һөнәр башкарылган хезмәткә бар күңелне бирүне, төпле белем һәм түземлелек кебек сыйфатлар булуны таләп итә.

Медицина өлкәсендә эшләүчеләр - үз эшенең чын патриотлары. Бу һөнәр башкарылган хезмәткә бар күңелне бирүне, төпле белем һәм түземлелек кебек сыйфатлар булуны таләп итә. Шуңа да медицина хезмәткәре булу – ул күңел чакыруы, намус кушуы буенча башкарылган тынгысыз һәм тоташ гомер буена дәвам иткән хезмәт. Монда очраклы кешеләр юк. Бу турыда республика Башлыгы Радий Хәбиров та билгеләп үтте.
Республикада кадрлар сәясәте мәсьәләләрен хәл итү буенча күп эшләр эшләнә. Кадрлар җәлеп итү буенча программалар гамәлгә кертелгән. «Земство табибы», «Земство фельдшеры», «Дефицитлы белгечлекләр» кебек проектлар 296 хезмәткәргә 2023 елда компенсация түләүләре алырга мөмкинлек бирде. Табиблар җитмәү амбулатор-поликлиника звеносында практик эшчәнлеккә табиб-ординаторларны җәлеп итү белән каплана, аларга респиратор авырулар белән сезонлы авыру чорында ярдәм аеруча сизелә.
Медицина хезмәткәрләренең җитмәве элек-электән зур проблема булып тора. Бу исә бигрәк тә авыл җирендә сизелә, чөнки, югары медицина уку йортларын тәмамлаучылар авылга кайтырга бер дә ашкынып тормыйлар. Әлеге мәсьәләне чишү өчен «Земство табибы» дигән Бөтенрусия программасы гамәлгә керә. Мәсәлән, безнең районда гына 2019 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 15 табиб бу проект буенча Борай үзәк дәваханәсенә эшкә кайткан.
«Земство табибы» - бу медицина белгечләрен авыл җиренә һәм 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә күченергә этәрүче программа. Ул ерак авылларда һәм шәһәрләрдә табиблар кытлыгын бетерүгә, шулай ук медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән.
Яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү – сәламәтлек саклау өлкәсендә булган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ак халат киюче яшь белгечләр авылга эшкә кайтырга бик ашыкмый. Шунсын өстәп әйтергә кирәк: яшь белгечләрнең туган авылларына эшкә кайтуы сөендерә. Бу ике як өчен дә отышлы. Беренчедән, булачак табиблар һөнәр нечкәлекләренә өйрәнсә, тәҗрибәсе тупласа, икенчедән, медицина учреждениесе белгеч белән тәэмин ителә.
Безнең Борай үзәк дәваханәсенә «Земство табибы» проекты буенча 2019 елда өч табиб (Эльза Гәрәева, Гөлшат Мөбәрәкшина, Регина Кашапова) эшкә кайта. Табиб-анестезиолог – реаниматолог Эльнар Садретдинов 2020 елда “Дефицитлы белгечлекләр” проекты буенча эшли башлый.
2021 елда терапевтлар Алсу Мусина, Светлана Шәмсетдинова, табиб-офтальмолог Римма Абазова «Земство табибы» проектына кушылып, пациентларга ярдәм итәләр.
Быел безнең район үзәк дәваханәсенә биш яшь белгеч кайтты. Алмаз Латыйпов табиб-эпидимиолог вазифасын башкара. Ирина Нуриәхмәтова, Лилиана Хәбибуллина һәм Гөлшат Шакирова, укуларын тәмамлап, дәваханәгә терапевт булып кайтканнар. Ә Лилиана Билалова нәниләрне яратканга, мәктәптән соң Башкорт дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын тәмамлап, Борай үзәк дәваханәсенә эшкә кайта. Алар яшь белгеч буларак, «Земство табибы» программасы буенча дәүләт ярдәме алуга чират торалар. Укып чыгып, эшкә урнашкансың, эшеңне яратырга һәм кадерен белергә генә кала.
– Минем дәү әнием дә, апа-абыйлар да шушы дәваханәдә эшләделәр. Дәү әнием шәфкать туташы булып озак еллар хезмәт итте. Табиблар династиясен дәвам итеп, мин алар эзеннән барам. Үз туган авылыма кайтып, эшкә урнашуыма бик шатмын. Коллектив яхшы каршы алды, өлкән апа-абыйлар ярдәм итеп торалар, барысы да булышалар, киңәшләр бирәләр. Яшь белгечләргә ярдәм итүе өчен төбәк Башлыгына рәхмәтемне белдерәм, – ди Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлаган Гөлшат Шакирова.
Яшь табиблар үз вазифаларын яратып башкаралар, медицинага заманча карашта торалар. Алдынгы карашлы яшь белгечләр, һичшиксез, дәваханә эшен җанландыралар, биредә медицина хезмәтен алга таба үстерүгә өмет уяталар. Авыл халкы үзләренең сәламәтлекләре өчен борчылучы яшь табибларга сокланмый кала алмый. Киләчәктә дә дәваханә югары квалификацияле белгечләр белән тулыланыр, дип ышанабыз. Аларга эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

  • «Әгәр дә Башкортстан дәүләт медицина университетын 2021 елда тәмамлаучыларның барысы да безнең дәваханәләргә, поликлиникаларга, ФАПларга эшкә килсәләр, бездә табибларга кытлык булмас иде. Мәсьәлә шунда ки, чыгарылыш укучыларының күбесе белгечлек буенча эшләми, ә кайберләре шундук шәхси медицинага китә. Күптән түгел федераль дәрәҗәдә кабул ителгән медицина ВУЗын тәмамлаганнан соң мәҗбүри эшләү турындагы карарлар балаларны сәламәтлек саклау учреждениеләренә беркетергә мөмкинлек бирәчәк. Әмма мин һәрвакыт медицина көллиятләрен тәмамлаучыларга игътибар итәргә тәкъдим итәм. Минемчә, көллияттән соң шәфкать туташы, фельдшер, лаборант булып эшләгән кешеләр беркайчан да медицинадан китмәячәк. Шуңа күрә алар өчен югары белем алу мөмкинлеге тудырырга, уку программаларын синхронлаштыру турында уйларга кирәк. Шулай ук медицина хезмәткәре авылларда ныклап урнашсын өчен, аның тормышын анда максималь уңайлы итәргә кирәк. Безнең бурыч – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм һәркем өчен, шул исәптән ерак авыллардан да, уңайлы итү.»
    Радий Хәбиров,
    Башкортстан Республикасы Башлыгы.

  • – Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән медицина өлкәсендә башланган проектлар кадрларны авыл дәваханәләренә кайтуны хуплый. Бу программа яшь белгечләр өчен зур терәк һәм таяныч булып тора. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән финанс ярдәмне торак сатып алуга яки башка ихтыяҗларга юнәлтергә мөмкин.
    Безнең районга да яшь белгечләр кайтуы сөендерә.
    Радик Хәсәнов,
    Борай үзәк дәваханәсенең баш табибы.
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: