Күпме авыр, йокысыз төннәр кичерә ашыгыч ярдәм күрсәтү водительләре. Бу hөнәр түземлелек hәм физик чыдамлык таләп итә. Тырыш хезмәте белән хезмәттәшләре, район халкының ихтирамын яулаган Рәзил Гаязов (рәсемдә) озак еллар дәвамында шушы тынгысыз hөнәргә тугры кала. Ашыгыч ярдәм водителе булу зур җаваплылык таләп итә. Пациентның гомере еш кына табиб күнекмәләренә дә, водительнең дөрес гамәлләренә, һөнәри осталыгына да бәйле. Тәүлекләр буена өенә кайтып керә алмаган гаилә башлыгының авыр хезмәтен тормыш иптәше Рида әйбәт аңлый. Шуңа да тәүлекнең нинди генә вакыты булмасын, плитәсендә җылы ашы, чәйнүгендә кайнар чәе һәрвакыт әзер аның.
– Ул бит ашыгыч ярдәм хезмәте водителе генә түгел, ә механик та. Аның өстендә берничә ашыгыч ярдәм машинасы. Алар һәрвакыт төзек, сафта булырга тиеш. Машиналарга запас частьләр табып кайтарту да аның өстендә. Шуңа күрә без балалар белән аның җаваплы, авыр хезмәтен аңлыйбыз. Гомумән, безнең гаиләдә бер-беребезгә карата һәрвакыт хөрмәт өстенлек итә. Шуңа күрә ирем исән-имин генә булсын, район халкы сәламәтлеге ныклы булсын дигән теләктә мин, – ди Рида.