Медицина
12 июнь 2024, 09:00

Шәфкатьле шәфкать туташы

Шәфкать туташы – аяксызның аягы, сукырның күзе, баланың таянычы, яшь ана өчен белем һәм ышаныч чыганагы, көчсез яки үз-үзенә бикләнгән кешенең теле дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Аннан башка тагын нинди генә һөнәр үзенә изгелек, сабырлык, кеше хәленә керә белү, кайгырту, кешелеклелек кебек сыйфатларны үз эченә алмаган. Нәкъ менә шушы сыйфатларга ия дә инде районыбыз поликлиникасының стоматология кабинетында эшләүче Фәнисә ханым Вәлиева.

Шәфкатьле шәфкать туташыШәфкатьле шәфкать туташы
Шәфкатьле шәфкать туташы

Ул кечкенәдән үк ярдәмчел, җитез һәм уңган булган. Биш балалы гаиләдә тугангамы, ул һәрвакыт башкаларны кайгыртырга тырыша. Аның шундый күркәм сыйфатлары аны медицина юнәлешен сайларга этәрә дә инде.
Фәнисә Миңдулла кызы Борай районы Яңа Кизгән авылы урта мәктәбен тәмамлау белән, Салават шәһәре медучилищесына юл ала. Укуын тәмамлагач, дипломлы яшь белгечне районыбызның Каратамак авылына эшкә билгелиләр. Анда фельдшер булып 11 ел эшли. Гомерлек яры Каратамак авылында шофер булып эшләгән Рәдис Сәхип улы белән дә эштә таныша.
Вәлиевларның тормышларын түгәрәкләп, мәхәббәт җимешләре Регина белән Илнур туа. Бераз вакыттан район үзәгенә яңа йорт салып, балаларга укырга мөмкинлекләр күбрәк дип, Борай авылына күченеп киләләр.
Район үзәгенә күчкәч тә Фәнисә Миңдулла кызы һөнәренә тугры булып кала, район үзәк дәваханәсенең поликлиникасында стоматология кабинетында шәфкать туташы булып хезмәтен дәвам итә. Тормыш агым су кебек ага да ага. Районыбыз дәваханәсендә эшли башлавына инде 34 ел тулган. Шатлык-көенечләре, ыгы-зыгы, тормыш мәшәкатьләре белән күпме гомер үтелгән.
Бүгенгесе көндә Фәнисә Вәлиева – үзе яшьләр өчен остаз. Тормыш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша ул. Тырыш хезмәте өчен күп кенә Мактау кәгазьләренә лаек булган һөнәр иясе.
“Мин 45 ел элек Каратамак авылының медпункт ишеген ачып кердем, – ди Фәнисә Вәлиева. – Беренче эш көнемдә бик дулкынландым. Укыган вакытта бер хәл, ә менә эшли башлагач, җаваплылык бермә-бер арта икән. Минем әле эшкә урнашкач, беренче тапкыр кан тамырына укол кадаганым истә. Бик дулкынландым инде. Хәтта ул авыруның исемен дә хәтерлим әле” (көлә).
Фәнисә Миңдулла кызы сүзләренчә, аның һәр эш көне үзенә күрә үзенчәлекле, ул төрлечә булырга мөмкин, чөнки һәр көнне төрле диагноз куелган авырулар белән эшләргә туры килә аңа. “Истә калырлык эш көннәрем күп булды инде, тик күңелсез хәлләр турында сөйлисем килми. Ярдәм күрсәтә алмаган вакытларда йөрәктә яра кала, ул вакытлар онытылмый, – ди ул. – Ә менә кемгәдер ярдәм итә алсам, мин үземне бик бәхетле тоям”.
Фәнисә ханымны хезмәт-тәшләре дә хөрмәт итәләр. Табиб хирург-стоматолог Фәдис Сафин да аның белән утыз дүрт елдан артык бергә эшли. “Фәнисә Миңдулла кызы белән эшләү бик җиңел. Нинди генә хәлләр килеп чыкса да, ул тыныч булып кала белә, – ди аның турында табиб. – Ул – үз эшенең остасы, һәр эшнең җаен табып эшли, һәрвакытта да итагатьле, мәрхәмәтле”.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас