– Эльвира Фәрит кызы, сез югары уку йортын тәмамлагач, Борайга эшкә кайтырга дигән карарга ничек килдегез? Шәһәрдә калу мөмкинлеге бар идеме? Теләгегез булмадымы?
– Әлбәттә, бар иде. Университет тәмамлагач, безне республика һәм тирә-як районнарының дәваханәләренә һәм үзебезнең районга чакырдылар. Мин, бернинди икеләнүсез, шәһәрдә калудан баш тарттым. Баштан ук авыл табибы булачакмын, дип үз-үземә сүз биргән идем. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, биредә кешеләр икенче төрле, алар тынычрак, әдәплерәк һәм, башкаланыкылар кебек, холыксыз-таләпчән дә түгел. Яшь белгечләргә коллективта да, пациентларда да бөтенләй башка мөнәсәбәт. Ә монысы бик тә мөһим. Кулыма кызыл диплом алып, эшкә кайткач, «Земство табибы» дигән программа нигезендә дәүләт акчалата ярдәм итте. Шуның нигезендә өй салып ятабыз.
– Беренче елны авыр булдымы?
– Әйе, авыр... Әмма бит мин бу һөнәрне үзем теләп сайладым, димәк авырлыклар алдында бирешмәскә кирәк.
– Эш күп, җаваплылык зурмы, әллә авырулар төрлесе төрлеме?
– Эш тә күп, авырулар да төрле, җаваплылык та зур. Проблемаларны, алар нинди генә катлаулы булсалар да, үзеңә хәл итәргә кирәк. Диагнозны озакка сузмыйча куярга. Ялгышырга хакың юк. Берәү дә сиңа, дөрес эшлисеңме-юкмы икәнен әйтеп тормый. Шәһәрдә бит инде мөмкинлекләр башкача.
– Авыруны җиңеп, па-циентның гомерен саклап калган табиб нинди хисләр кичерә?
– Мин булдырам, мин булдырдым! Горурлык һәм канәгатьлек хисе. Әмма табиб хезмәте үзеңне тулысы белән эшеңә багышлауны һәм даими үсештә булуны таләп итә. Шуңа күрә бер җиңүгә сөенеп, ирешелгәндә туктап калырга һич тә ярамый. Һәр дежур торуга имтихан тапшырырга барган кебек барам. Белемемне гел тикшереп торам, эшемне дөрес башкарып чыксам, яки пациенттан рәхмәт сүзе ишетсәм, канәгатьлек хисе кичерәм.
– Ә нишләп табиб һөнәрен сайладыгыз?
– Әнием белән апам гомер юлларын медицина белән бәйләгән кешеләр. Алар шәфкать туташлары. Ә табиб безнең гаиләдә мин беренчесе.
– Больница коллективында ничек кабул иттеләр соң?
– Бик әйбәт, үзләренеке итеп, җылы кабул иттеләр. Барысы да булышалар, киңәшләр бирәләр. Өлкәннәр ярдәме бигрәк тә баштагы чорда сизелде.
Чынлап та, алдынгы карашлы, һөнәренә ихлас гашыйк табиблар булганда, районыбыз дәваханәсе, киләчәктә дә гөрләп эшләр, дип уйлыйбыз.