Барлык яңалыклар
Медицина
15 Май 2024, 11:15

Сихәт һәм дәва бирүче

“Фармацевт” сүзе борынгы грек телендә «сихәт һәм авырулардан дәва бирүче» дигән мәгънәне аңлата. Безнең язмабыз нәкъ әнә шундый кеше Рита Хәсәнова турында.

Сихәт һәм дәва бирүче
Сихәт һәм дәва бирүче

Мәктәптә химия аның яраткан фәне була. Туганы Финә апасының да фармацевт булып эшләве аны бу һөнәрне сайларга этәрә. Даруханәдә булгач, бинаның пөхтәлеге, хезмәткәрләрнең ак халаты һәм учреждениенең әйтеп бетергесез рухы Ританың күңеленә тирән уелып кала – ул үзен башка бер билгесез һәм серле дөньяга эләккәндәй хис итә. Бу хакта тагын да күбрәк белергә теләве кызны фармацевтка укырга алып килә, ул анда сайлаган һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенә.
– Финә апаның эш урынына бару өчен мин аларга еш кунакка бара идем. Ул минем һөнәр сайлавымда зур роль уйнады. Яңа Тазлар урта мәктәбен тәмамлагач, ике дә уйлап тормый, фармацевтлар хәзерли торган уку йортына юнәлдем. Яхшы билгеләренә генә укыгач, мин уку йортына бер авырлыксыз үттем. Укыган чорда, практика вакытларында еш кына даруханәләргә алып бара иделәр, – дип исенә ала студент елларын Рита ханым.
Рита хезмәт эшчәнлеген Уфада онкология дәваханәсендә фармацевт булып башлап җибәрә. Яраткан һөнәре буенча яшь белгеч көн-төн белән исәпләшмичә эшли. “Андагы мөдир иң беренче көнне үк миңа үгет-нәсыйхәт бирде, моны гомер буе исемдә тотам: “Даруханә бусагасын атлап кердең икән, үзеңнең өйдәге барлык мәшәкатьләреңне аның артында калдыр, син эшкә бары тик осталарча һәм рух күтәренкелегендә алынырга тиеш”, – дип искә ала фармацевт. – Коллектив искиткеч иде. Үземнең остазларым белән әлегә кадәр дуслашып, аралашып йөрим”.
Рита Рафаил кызы – менә инде егерме дүрт ел район дәваханәсенең даруханәсендә фармацевт булып эшли. Фармациянең төрле юнәлешләре буенча яхшы хәзерлеге үзенә тапшырылган эшләрне уңышлы башкарырга ярдәм итә. Төрле препаратларны исәпкә алып, отчет бирү, Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыклары һәм башка норматив актлары белән яхшы таныш булу, ташламалары булган, каты авыруларга дарулар бирү тәртибенә кагылган мәсьәләләрне яхшы белүе белән Рита Хәсәнова үз эшен һәрвакыт югары дәрәҗәдә башкара. Район үзәк дәваханәсенең бөтен бүлегенә дә кирәкле даруларны, медицина өлкәсендә кирәк-яракларын юллап алу да аның аша үтә. Заявка алу, кайтарту, аларны тарату – болар барысы да аңа йөкләтелгән.
“Үз урынындагы кеше” дигән канатлы сүзләр Рита Рафаил кызы турында язылган кебек. Учреждениегә килеп кергәч тә, халык дәүләт даруханәсе хуҗабикәсенең сөйкемле елмаюын күрә. Ул аларга теге яки бу даруларны кабул итү үзенчәлекләрен аңлата, даруларга, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча заказлар кабул итә, пациентлар белән әңгәмә кора, аларның сәламәтлеге белән кызыксына.
Әгәр аның гөлләр белән мавыгуы турында әйтмәсәң, героемның портреты тулы булмаячак. Иртә яздан кара көзгә кадәр генә түгел, ә кышын да ул өендә петуния чәчәкләренең ниндиләрен генә үстерми. Ә инде йөрәк җылысын салып, бисмилассын әйтеп әзерләгән аш-суы телеңне йотарлык. Ул үзе дә: “ Мин ашарга әзерләргә бик яратам. Көн дә төрләндереп пешерәм. Бигрәк тә камыр ризыкларын”, – ди. Рита Хәсәнованың кызы Айгөл дә язмышын медицина белән бәйли. Ижау медицина академиясен тәмамлап, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә терапевт булып эшли. Әнисенең һөнәрен үз итә шул. Алар әниле-кызлы миһербанлы, шәфкатьле. Айгөл әнисен дәү әни булу бәхетенә дә ирештергән. Рита ханым балаларының уңышына шатланып, чәчәкләренә сокланып, яраткан эшендә кешеләргә ярдәм итеп гомер кичерә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: