Барлык яңалыклар
Медицина
24 апрель 2024, 14:20

Ярдәм кулы сузу – һөнәр асылында

28 апрель – Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Нәкъ менә алар кешеләрнең сәламәтлеге сагында тора, шалтырату керүгә, ярдәмгә ашыга.

Ярдәм кулы сузу – һөнәр асылында
Ярдәм кулы сузу – һөнәр асылында

– Эшемне бик яратам. Кыен булса да, кызыклы, – ди ашыгыч ярдәм фельдшеры Ленария Хәмәтнурова. – Мин әлеге һөнәрне кешеләргә ярдәм итү ошаганга күрә сайладым.
Ленария – Борай авылы кызы. Урта белемне беренче санлы мәктәптә ала. Аннан инде Бөре медицина-фармацевтик колледжына укырга керә. Хезмәт юлын Нефтекамада ашыгыч ярдәм фельдшеры булып башлап җибәрә. Бер ел эшләгәч, язмыш җиле аны Борайга алып кайта. Иске Бикмәт егете Илнур белән чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. Менә шулай Борайда төпләнәләр. Ленария ашыгыч ярдәмдә узган елдан башлап хезмәт куя.
– Мин балачактан медицина хезмәткәре булу, кешеләргә ярдәм итү, аларны дәвалау хакында хыялландым. Сәламәтлек бит – иң зур байлык. Ә ашыгыч ярдәм фельдшеры кешегә хәзер үк ярдәм кирәк булганда килә, – ди ул үзе.
Пациент өчен иң авыр мәлдә, аның гомере кыл өстендә торганда, минутлар һәм хәтта, секундлар хәлиткеч роль уйнаганда урынга килеп җитә ашыгыч ярдәм. Гадәти кеше бүтән берәүнең гомерен коткарса, аны герой дип атыйлар, бүләклиләр, гәзитләрдә язалар, телевизордан күрсәтәләр. Ашыгыч ярдәм фельдшеры өчен кешеләрне коткару гадәти хәл, норма, бурыч. Ленария да бүгенге көндә яраткан һөнәре буенча район халкы сәламәтлеген саклауда кизү торуына шат. “Тик халык чирләмичә, хәвеф-хәтәрсез яшәсен иде”, – ди ул.
Ленария Назыйф кызы турында тәҗрибәле хезмәттәшләре дә тик яхшы яктан гына сөйлиләр. Яшь кенә булуына карамастан, һөнәренең нечкәлегенә төшенер өчен җан атып тора, эшен яратып башкара, диләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: