Барлык яңалыклар
Медицина
12 апрель , 09:10

Ашыгыч ярдәм машинасы руле артында

Кеше сәламәтлеге сагында торучылар дип әйтү белән күз алдыбызга ак халатлы шәфкать ияләре килеп баса.

Ашыгыч ярдәм машинасы руле артында
Ашыгыч ярдәм машинасы руле артында

Әмма авыру тормышы өчен көрәштә аеруча осталыкны таләп итә торган тагын бер һөнәр ияләре бар, алар – ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр. Борай ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче Вахит Нургалиев та шушы тынгысыз хезмәттә алты елдан артык эшли. Ул Асавтамак авылында туып-үсеп, Тепляк мәктәбен тәмамлап, водитель һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын элеккеге “Заря” колхозында бензовозда башлап җибәрә. Унсигез яше тулу белән армия сафына алына. Хәрби бурычы Краснодар краенда үтә. Армиядән кайткач, гимназиядә механизатор, столяр, водитель булып эшли. Аннары себер якларына чыгып китә. Тик туган ягы аны үзенә кире кайтара. 2018 елда себер якларыннан кайтып, ашыгыч ярдәм бригадасы водителе булып эшкә урнаша.
Шушы бармак белән санарлык еллар эчендә аның күз алдыннан күпме вакыйгалар узганын ул үзе генә белә. Күпчелек очракта ашыгыч ярдәм водительләре фельдшерларның зур ярдәмчеләре дә булалар. Шуңа күрә алар машина йөртүдән тыш медицина ярдәме күрсәтүнең гади күнекмәләрен дә үзләштерәләр. Юкка гына “Ашыгыч ярдәм” машинасы йөртүчеләрнең җаваплылыгы медицина хезмәткәрләренеке кебек үк димиләр бит. Вахит та үзенең алдына куелган бурычын намус белән үти. Нинди генә хәлдә яки очракта калмасын, тиз һәм дөрес карар кабул итә белә. Шундый тәвәккәл булмасаң, андый бүлектә эшләп булмый да инде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: