Барлык яңалыклар
Медицина
25 март , 11:15

Кеше гомерен озайтучы

Ашыгыч ярдәм фельдшеры Айрат Фазылов турында борайлылардан бик күп мактау сүзләре ишетергә туры килә. Бүген сезне аның белән якыннан таныштырып үтәбез.

Кеше гомерен озайтучы
Кеше гомерен озайтучы

Ул Борай авылында туып-үсеп, гимназиядә укый. Мәктәптә укыган елларында ук ул үзен шәфкатьле, ярдәмчел һәм миһербанлы итеп күрсәтә. Мондый сыйфатларга ия булган укучысына сыйныф җитәкчесе дә язмышын медицина һөнәре белән бәйләргә кирәклеген белдерә. Айрат үзе дә бәләкәйдән үк медицина хезмәткәре булырга теләвен әйтә.
– Мин бәләкәйдән кешеләргә ярдәм итәргә теләдем. Көчем җитәме юкмы тырыша идем. Бигрәк тә олы кешеләргә ярдәмләшкәндә аларның какшаган сәламәтлеген күреп бик борчыла идем. Һәм шул минут эчендә аларның бөтен чирләрен юып ташласым килә иде. Кешеләргә карата шундый мөнәсәбәт этәрде дә инде мине медицинага. Бөре медицина училищесына укырга кердем. Уку йортын уңышлы тәмамлап хезмәт юлын Әрнәш фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып башлап киттем, – дип сөйләде Айрат Рис улы.
Әрнәштән соң Айрат Иске Тазлар авылында фельдшер булып эшли. Шушы эш урыныннан соң аның өчен иң җаваплы чор башлана: ул район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәме фельдшеры булып эшкә тотына.
– Эшем авыр булса да, яратып башкарам. Еш кына юл-транспорт вакыйгасы булган урыннарга барырга туры килә. Анда нәрсә көтүен без үзебез дә белмибез. Фаҗигагә таручылар әллә тере, әллә үлгән, әллә дәваханәгә илткәндә аларның гомере өзелә – билгесез, – ди әңгәмәдәшем.
Аның сүзләренә караганда, бер тәүлек эчендә генә фельдшер уртача 8-12 чакыру буенча бара. Авыруларның күбесе еш кына аллергия белән бәйле. Гадәттә, аллергия тәүгесендә түгел, ә медикаментларны кабатлап кабул иткәндә килеп чыгарга мөмкин икән. Кайбер кешеләр медицина хезмәткәрләрен “каты күңелле”, “салкын канлы” дип исәплиләр, ягъни алар үлемне һәм башка физиологик процессларны тыныч күңел белән кабул итәләр. Ә “ашыгыч ярдәм” хезмәтендә нечкә күңелле һәм куркак кешеләр эшли алмый да. Чөнки аларга катлаулы хәлләрдә еш кына ашыгыч карар кабул итәргә туры килә.
Бүгенге көндә инде Айрат Бөре дәваханәсенең Борай ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә эшли. Һәм мин аңарга хәтерендә калган бер очрак сөйләргә кушкач, ул икеләнеп тормый:
– Очраклар көненә берничә була инде. Ә менә ныклап хәтердә калганын сөйләп китәм, – дип сүзен башлады. – Узган ел бүлегебезгә бер авылдан чакыру керде. Минем смена иде, чакыруны кабул иткән мәлдә үк инфарктка охшаган иде. Тиз генә ашыгыч ярдәм сумкамны алдым, машинага утырып юл алдык. Чынлап та пациентыбыз инфаркт кичергән. Аны тиз арада район дәваханәсенә алып килергә кирәклеген әйткәч, машинага чыгарып салдык. Юлда килгәндә хәлен карап киләм, шул арада пациентым клиник үлем кичерде. Мин фельдшер буларак бу кешене коткару беренче планда инде. Тиз генә үземне кулга алып, йөрәк-үпкә реанимациясе эшләп, пациентны үлем тырнагыннан тартып алдым. Аны дәваханәгә китереп җиткереп, табиблар кирәкле препаратлар кадагач, шәһәр дәваханәсенә илтеп куйдым. Шәһәр дәваханәсе дигәннән авыруларны без Бөрегә яки Уфага итәргә тиешбез. Күпчелек авыруларны озата бару да минем өлешкә төшә.
Эше авыр булуга карамастан, Айрат Фазылов бу һөнәрне сайлавына бер дә үкенми һәм үз бурычларын намус белән лаеклы башкарырга тырыша. Айрат Рис улының намуслы хезмәтен бер төргәк Мактау кәгазьләре дә дәлилләп тора. Узган ел БРның ашыгыч ярдәменә 100 ел тулу уңаеннан бирелгән юбилей медале дә аның өчен зур бүләк. Эшенең тәмен белеп, кадерен белеп эшли ул. Бер сүз белән генә әйткәндә ул һөнәрен дөрес сайлаган.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: