Барлык яңалыклар
Медицина
14 март , 11:37

Үз эшенең остасы

Нәкъ менә алар кешеләрнең сәламәтлеге сагында тора, шалтырату керүгә, ярдәмгә ашыга.

Үз эшенең остасы
Үз эшенең остасы

– Ришат Таҗтдинов – үз эшенең остасы. Ашыгыч ярдәм фельдшерына хас барлык сыйфатларга да ия, белемле, җаваплы белгеч. Кичектергесез ярдәм күрсәтү, йөрәк-үпкә реанимациясен үткәрү буенча аңа тиңнәр юктыр. Гадәттән тыш хәлләрдә төгәл һәм көйле эшләүче мондый медицина хезмәткәрләре булганда авыруларның гомеренә куркыныч янамый, – ди Бөре медицина округы Борай ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Раушан Исламов.

Ришат кечкенәдән үк үз алдына фельдшер булырга дигән максат куйган. Чөнки аның нәсел җепләре буенча карасаң күп кенә туганнары табиб, фельдшер, шәфкать туташы. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ришат балачактагы хыялын тормышка ашырыр өчен шәһәргә юл тота. Башкаларга ярдәм итәсе килү, авыруларны дәвалау теләге шулкадәр көчле була егеттә.

– Бөре медицина училищесында фельдшер һөнәрен үзләштердем. Укуны тәмамлаганда, берничә районга эшкә барырга тәкъдим итеп, сайлау мөкинлеге бирделәр. Барысына да мин “Борай!” дип яздым. Борайлылар – үз җирлекләренә тугры кешеләр. Мин дә туган ягыма хыянәт итмәдем. Башка бер районга да бармаячагымны тәгаен аңлагач, училище җитәкчелеге мине Борайга озатты, – ди Ришат, студент еллары хатирәләрен яңартып.

Яшь белгеч хезмәт юлын район үзәк дәваханәсендә рентген-лаборант булып башлый. Бу эше буенча белемен арттыру өчен Уфада укып кайта. Биредә ун ел эшләгәннән соң Силасау фельдшер-акушерлык пунктына эшкә китә. Өч елдан соң район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә күчерелә. Ашыгыч ярдәмдә эш тәүлек әйләнәсе гөрләп тора. Башкача була да алмый, чөнки кеше теләсә кайсы вакытта авырып китәргә мөмкин.

– Эшемне бик яратам. Кыен булса да, кызыклы, – ди ашыгыч ярдәм фельдшеры Ришат Фидәрис улы. – Мин әлеге һөнәрне кешеләргә ярдәм итү ошаганга күрә сайладым. Һәм беркайчан да үкенгәнем булмады.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: