Барлык яңалыклар
Медицина
14 март , 11:32

Сайлаган һөнәренә тугры

Гадәттә, “ак халатлы кешеләр” дигән гыйбарәне ишеткәндә, күбебез табибларны күз алдына китерә. Әмма табиблардан тыш, бу киемне урта медицина персоналы хезмәткәрләре дә кия, аларга да пациентларның рәхмәте зур. Иртәнге сәгать алтыда йокыдан тору, төнге кизү, смена саен 10-15 чакыру кабул итү – Фәһим Габдулла улының гадәти эш көне. Бер тапкыр һәм гомергә сайлаган хезмәтенә ул кырык ел инде тугры кала.

Сайлаган һөнәренә тугры
Сайлаган һөнәренә тугры

“Сигезенче сыйныфта укыганда мин тормышымны медицина белән бәйләргә телим, дигән нәтиҗәгә килдем. Тик хәзерге вакытта аның сәбәбен төгәл генә хәтерли алмыйм, әмма аңа кадәр безнең нәселдә медицина хезмәткәрләре юк иде. Әти-әнием гади колхозчы булып эшләде. Яшь вакыттан ук билгеләнгән максатыма ныклы адымнар белән бардым, әлеге һөнәрне сайлавымны әти-әниләр дә хуплады. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1969 елда Бөре медицина училищесына укырга кердем һәм яраткан һөнәрем буенча диплом алдым. Аннары Камчаткада ике ел хәрби бурычымны үтәдем. Армия сафында инде фельдшер булып хезмәт иттем. Биредә һөнәремнең асылына төшенеп, тәҗрибәле белгечкә әйләнеп туган ягыма кайттым. 1982 елда район үзәк дәваханәсенә өлкән фельдшер булып эшкә урнаштым. Безнең бригадада фельдшер, машина йөртүче, диспетчер һәм санитарка хезмәт куя. Коллектив тату, бердәм, еллар дәвамында бер-беребезне ярты сүздән аңларга өйрәндек”, – дип сөйли Фәһим абый.

Аның сүзләренә караганда, медицинада ваемсызлыкка урын юк, эшләрендә иң мөһиме – профессиональлек кенә түгел, пациентларга карата игелекле, яхшы мөнәсәбәт тә. Чөнки смена вакытында пациентлар нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итми, аларның һәрберсенең үз авыру тарихы бар, бу – хроник авыруларның кискенләшүе, имгәнүләр, төрле патологияләр, инсульт, вирус инфекцияләре һәм башкалар. Еш кына ялган чакырулар да була икән, шалтыратучылар арасында өлкәннәр дә күп.

“Кайчагында өлкәннәргә медицина ярдәме түгел, ә күңел зарларын тыңлап, җылы сүз белән булышу, игътибар кирәк”,– ди Фәһим Әхмәтов. Шулай ук хезмәтендә кызыклы, мәзәк хәлләр дә була, аларны да елмаеп искә ала фельдшер.
“Хәтерлим әле, моннан берничә ел элек 60 яшьтәге бер ханымнан шалтырату кабул итеп алдык. Ул кан басымына зарланды. Килдек, медицина ярдәме күрсәттек, ә ул дүртаяклы дустын да тыңлап каравыбызны сорады. Эттә аритмия икән. Тик мин бит ветеринария табибы түгел”, – дип елмая әңгәмәдәшем.

Фәһим абый – сабыр, әдәпле, позитив, ул бөтен пациентларына да бертигез карарга тырыша, хезмәтен бар күңелен биреп башкара. Хезмәтенең авырлыгын, хәтта эш дәверендә гаиләдәгеләргә аның кырыс яклары кагылуын күз яшьләре белән сөйли. Моннан биш ай гына элек тормыш иптәше Фәнзирә апаны коронавирус мәңгелек йортка алып китә. Күпме хәл эчендәге кешеләрне үлем тырнагыннан алып калдым, үземнең хәләлемне саклап кала алмадым, дип күз яшьләре аша уртаклашты Фәһим ага авыр кайгысы белән.

– Эшебез бик авыр, шулай булса да, без беркайчан да зарланмадык. Бигрәк тә коронавирус пандемиясе чорында медицина хезмәткәрләре иңенә бөтен авырлык төште. Хезмәттәшләремнең 40 градус эсседә чум костюмында йөреп, хәлсез кайтып керүләрен бик авыр кичердем. Эшебездә нинди генә очраклар булмасын, беренче ярдәм фельдшерлары кешеләрне коткару өчен утка да, суга да керәләр, җанын-тәнен биреп эшлиләр.
“Медицина хезмәткәре буларак, кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?” – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
“Әлбәттә, иң беренче чиратта, үзегезне саклагыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз һәм актив булыгыз, дип әйтәсе килә. Тормыш юлыннан һәрвакыт елмаеп, яхшы кәеф, үз көчеңә ышаныч һәм матур булу теләге белән атларга кирәк”, – ди Фәһим ага.

Әйе, 40 елдан артык көн-төн кизү торып, күпме кешеләргә гомер бүләк итүче ашыгыч ярдәм фельдшерына БРның “Сәламәтлек саклау отличнигы” исемен дә юкка гына бирмәгәннәр, чөнки “Ашыгыч ярдәм“ бүлеге хезмәткәрләре тәүлекнең һәр минутында ярдәмгә ашыга.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: