Барлык яңалыклар
Медицина
29 февраль , 15:55

Яз кояшы балкый йөзендә

Адәм баласы өчен иң кадерле нәрсә, әлбәттә, сәламәтлек. Саулык − мең дә бер байлык, дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Бүген сүзем үзенең тормышын кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген саклауга багышлаган Рәмилә Кәлимуллина хакында. Ул менә 30 елга якын гомерен медицинага багышлый.

Яз кояшы балкый йөзендә
Яз кояшы балкый йөзендә

Рәмиләнең шәфкать туташы булуына туганнары йогынты ясый. Ул үзе бәләкәйдән стюардесса булырга хыялланса да, медицина аны үзенә тартып ала. Урта мәктәпне тәмамлап, имтиханнарын уңышлы тапшырып, Бөре медицина училищесына укырга керә ул. Яхшы укып, кулына шәфкать туташы дипломын ала һәм Уфада тимер юл больницасының бала тудыру бүлегендә хезмәт юлын башлый. Яшь кызның никах сәгате сугып Борай егете Илгиз белән гаилә корып, Борайга кайтып төпләнергә мәҗбүр була, чөнки ул вакытта гаилә башлыгы Бадрак катнашазык заводында икътисадчы  булып эшләгән. 1995 елдан Рәмилә район үзәк дәваханәсенең күз авырулары, реанимациядә, хирургия бүлекләрендә яраткан һөнәре буенча эшен дәвам итә.  

– Шәфкать туташы булу – җиңел түгел. Шәфкать туташында сизгерлек иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйм. Бу һөнәр иясенә кешелеклелек, чиксез сабырлык һәм түземлек кирәк. Шәфкать туташларында мондый сыйфатларның булуы авырган кешеләр өчен аеруча мөһим. Һәм, әлбәттә, белем һәм осталык – төп таләпләр. Шул ук вакытта җылы сүзнең, яхшы мөнәсәбәтнең дә бик яхшы дәвалавын онытмаска кирәк. Һөнәри тәҗрибәм тормышта миңа һәрчак кирәк булды. Мине эшкә өйрәткән табиблар – Марат Хәмитов,  Руслан Гарипов, Илвер Нуриевларга рәхмәтем чиксез. Алар янында мин эшемнең асылына төшендем, – ди үзенең остазларына рәхмәт сүзләрен белдереп Рәмилә Дамир кызы.

Ә менә хирургия бүлегендә эшләве Рәмилә ханым күңелендә аерым урын били. Әлеге бүлектә һәр эш көне үзенә күрә үзенчәлекле, ул төрлечә булырга мөмкин, чөнки һәр көнне төрле диагноз куелган авырулар белән эшләргә туры килә. “Истә калырлык эш көннәрем күп булды инде, тик күңелсез хәлләр турында сөйлисем килми. Ярдәм күрсәтә алмаган вакытларда йөрәктә яра кала, ул вакытлар онытылмый. Ә инде кемгәдер ярдәм итә алсам, мин үземне бик бәхетле тоям. Ул чорда эшләгән  хирурглар Зөфәр Хәмәтҗанов, Фәрит Миңнегалиев, Әнвәр Баһманов, Камил Гарипов, әлеге вакытта бу бүлектә эшләүче хирург-табиблар Ленар Баһаутдинов һәм Эльмир Гайнетдинов миңа нык ярдәм иттеләр. Үзләренең осталыклары, киңәшләре белән эшебезнең авырлыгын оныттыралар иде”,  – ди ул.

2015 елдан башлап Рәмилә ханым ашыгыч ярдәм бүлегендә вызовлар кабул итү шәфкать туташы булып эшли. Бу вазыйфада эшләү өчен аеруча сабырлык, пунктуальлек кирәк, чөнки ниндидер авыр хәлдә калган, авырып киткән кешеләр бу бүлеккә еш шалтырата. Әлбәттә, тәүдә аларны тынычландырырга, төгәл мәгълүмат алырга һәм бригаданы шул адреска җибәрергә дә кирәк. Бу эш исә берничә минут эчендә башкарыла. Ашыгыч ярдәмне беренче булып ул күрсәтә һәм бик күпләрнең тормышын саклап та кала. Рәмилә Кәлимуллина ашыгыч ярдәм машинасы барып җиткәнче вызов биргән пациентка телефон аша да тиешле ярдәмен күрсәтә, вакытында психолог та була. Чын мәгънәсендә олы йөрәкле, батыр хатын ул. 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: