Үткән атнада Кушманак авылында да менә шундый заманча медицина пункты сафка басты. Объектны “УралПромОборудование” җәмгыяте төзүчеләре сафка бастыра. Электр белән җылытылучы пунктның гомуми мәйданы 70 квадрат метр. Биредә фельдшер кабинеты, процедуралар бүлмәләре урнашкан. Пунктка инде суы да кертелгән, канализациясе дә бар. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандус та каралган.
Фельдшер-акушерлык пунктын тантаналы ачу чарасында район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов, Кушманак авыл биләмәсе башлыгы Елена Әхмәтгалиева,
«Бердәм Русия» сәяси партиясенең башкарма секретаре Алик Каюмов, авыл халкы катнашты.
– Элеккеге медпункт бинасы агачтан иде, аны газ белән җылытсак та, тәрәзәләре, идәннәре иске булудан, җылы тормый иде. Без табиблар өчен эш шартларын уңайлы итәргә бурычлыбыз, – дип башлады сүзен Радик Әнвәр улы. – Район үзәк дәваханәсеннән табиблар килгәндә, авыл халкы урамда чират көтәргә мәҗбүр иде. Ә яңа ФАПта көтү урыны да җылыда урнашкан, монда барлык кирәкле коммуникацияләр үткәрелгән, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, барлык таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирә, – дип ассызыклады ул.
Гемир Хаҗетдин улы авыл халкын фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән тәбрик итте. Ул да бүгенге катлаулы чорда сәламәтлеккә аерата игътибарлы булырга чакырды.
– Яңа ФАП ачылу – авыл өчен зур вакыйга. Бинаның игелеген күрегез, биредә авырып түгел, ә профилактика өчен генә йөрергә язсын, – дип район хакимияте башлыгы урынбасары үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Авыл хәзрәте Рамил Суфияров догалар укып, ФАП ачылу – изге, игелекле эш икәнен билгеләп үтте.
Кушманаклылар исеменнән авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Елена Васигат кызы үз чыгышында республика, район җитәкчелекләренә, районның баш табибына, «Бердәм Русия» сәяси партиясенә, төзүчеләргә фельдшер-акушерлык пунктын кыска гына вакытта төзеп, файдалануга тапшыру өчен рәхмәтләрен белдерде.
Кушманак фельдшер-акушерлык пунктында шәфкать туташы Галия Галиева эшли. Галия ханым тәҗрибәле белгеч, ул инде авылда хөрмәт казанган, күпләрнең гомерен саклап калган, үз һөнәренең чын остасы. Бу яктан авыл халкы бәхетле.
Символик кызыл тасма киселде. Шул мизгелдән сәламәтлек саклау объекты эшли башлады. Район җитәкчеләре һәм килгән кунаклар фельдшер-акушерлык пунктының эченә дә кереп карадылар, андагы заманча җиһазлар белән таныштылар. Барысына да уңай бәя бирелде.
Шуны өстәп әйтәсе килә: күптән түгел генә Яңа Ялдәк авылында да яңа фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты. Анда күп еллар медицина өлкәсендә хезмәт салган Гөлнара Ахунова эшли.
Заманча биналарда халыкны кабул итү, медицина персоналы эше өчен уңайлы шартлар тудырылган. Биредә яшәүчеләр медицина ярдәме алачак. Яңа сәламәтлек саклау объекты халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүнең уңайлылыгын һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.