+4 °С
Ачык
Тантанада район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов, Кушманак биләмәсе башлыгы Елена Әхмәтгалиева, «Бердәм Русия» сәяси партиясенең башкарма секретаре Алик Каюмов, авыл халкы катнашты.
Яңа ФАП республика адреслы инвестиция программасы буенча төзелде.
Биредә халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Хәзер Кушманак авылы халкы уңайлы шартларда төрле дәвалау процедуралары, профилактик тикшеренү һәм диспансерлаштыру үтә ала.