Ранис Гаязов һәм Илназ Солтанов та Бөре үзәк дәваханәсенең Борай бүлегенең ашыгыч ярдәм хезмәтенең шундый водительләре. Ранис аганың шактый хезмәт тәҗрибәсе булгач, ул үзе белән бер сменада эшләүче Илназга олы таяныч, ярдәмче. Иске Тукран авылы егете Илназ да бу өлкәдә өченче ел эшли. Ул үзенең кыска гына эш дәверендә күпме кешеләрне үлем тырнагыннан алып калган да, күпмеләргә вакытында фельдшерны алып барып җиткереп медицина ярдәме күрсәтә алганнар. Санап китсәң, бармаклар җитми. Авыр шул бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәте. Шулай булса да, алар үз эшләрен яратып башкара. Монда төрле кеше эшли алмый, ә ярдәмчел, кешелеклелек сыйфатларына ия булганнар гына биредә хезмәт итә.
– Элек районда юллар күпкә начар иде. Батып җәфаланган чаклар еш булды. Шулай булуга карамастан, чакыруларга соңламый барып җитәргә, авыруларга беренче ярдәмне күрсәтергә тырыша идек. Баткан очракта һәр авылда күмәк хуҗалык техникасы ярдәмгә килә. Хәтта аерым очракларда теләсә нинди юллардан үтә ала торган куәтле техника озатып куйган чаклар бар иде, – дип искә ала артта калган хезмәт елларын Ранис ага.
Районга ашыгыч ярдәм бүлегенә автомобильләр кайтарылып тора. Зур чакрымнар үтә, күп гомерләрне саклап калуга булышлык итә махсус техника. Юлга чыгарга техниканы хәрби әзерлектә тота, аның белән сакчыл эш итә водительләр.
Район халкының саулыгын саклау кебек җаваплы хезмәттә көч салган уңганнар эше турында Борай ашыгыч ярдәме бүлеге мөдире Раушан Исламов да җылы сүзләр генә әйтә:
– Ашыгыч ярдәм хезмәте водительләре – фельдшерларның беренче ярдәмчеләре. Авылларга чыкканда йөри алмаган, хәлсез, авыр хәлдәге авыруларны күтәреп салырга, дәваханәгә китергәч, күтәреп кертергә кирәк булганда хәлгә керәләр, ярдәмләшәләр. Алар тик мактау сүзләренә лаек.