Барлык яңалыклар
Медицина
6 декабрь 2023, 14:55

Сәламәтлек сагында торучылар

Аларның тиз һәм дөрес күрсәтелгән беренче медицина ярдәме нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере саклап калына. Кешеләргә бик кирәкле хезмәтне башкаручылар белән таныштырмакчы булдык.

Сәламәтлек сагында торучылар
Сәламәтлек сагында торучылар

Шушы максатта Бөре район үзәк дәваханәсенең Борай ашыгыч ярдәме бүлегенә юлландык. Анда безне бүлек мөдире Раушан Исламов каршы алды. “Коллективыбызда уңган-булдыклы кешеләр эшли, һәркайсы турында бары мактау сүзләре генә әйтергә була”, – диде ул. Нәкъ шул вакытта чираттагы чакырудан кайткан бригада белән таныштырды.
Фельдшерлар Гүзәлия Шәмсиярова белән Ришат Таҗетдинов бер бригадада хезмәт сала. Гүзәлия – Красный Холм кызы. Хезмәт юлын Калтасы үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә башлаган фельдшер. Менә биш ел инде Борай районы халкының сәламәтлеге сагында кизү тора. Ришат исә Борай егете. Бар гомерен медицина белән, халыкка ярдәм күрсәтүгә бәйләгән кеше. “Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, үзара аңлашып, килешеп эшлибез”, – ди алар. Кеше сәламәтлеге белән кызыксынуы, авыруларны терелтергә омтылуы балачактан ук килә аларның: икесенең дә иң яраткан уены “табиблы” була. Балачак хыяллары медицина уку йортына алып килә. Икесе дә Бөре медицина училищесын тәмамлап, ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли башлауларына берничә дистә ел вакыт үтеп тә киткән. Бу еллар эчендә күпме юллар үтелгәнен, күпме авыруларга ярдәм күрсәтелгәнен санап бетерерлек түгел. Хезмәтләре җиңелдән булмаса да, аны яратып башкара алар һәм үзләрен башка һөнәрдә күз алдына китерми. “Авыруларның хәлен җиңеләйтә, аларга ярдәм итә алуыбыз күңелгә канәгатьлек хисе, эшләргә дәрт-куәт бирә”, – диләр.
Ашыгыч ярдәм фельдшерларының эш көне медицина җайланмаларының төзеклеген, кирәкле дару препаратларының күләмен тикшерүдән башлана. Бригаданың төрле хәлләргә әзер булуы мотлак. Бер сменага уртача алганда дистәгә якын чакыру кабул ителә. Кискен тын юлы авырулары таралган чорда бу сан артып та китә. Аларны фронтның беренче сызыгында торучылар дияргә дә була.
“Эшегездә иң авыры нәрсә?” – дигән сорау бирәм әңгәмәдәшләремә.
“Авыру янына барып җитеп тә, әгәр аңа ярдәм итәргә инде соң булса бик авыр. Андый очраклар да була, кызганычка каршы.”, – ди Ришат.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: