

Чишмә-Борай авылында гаиләсендә төпчек кыз булып дөньяга аваз салган Лиза бәләкәйдән теремек, үткер, ярдәмчел булып үсә. Дус кызлары белән өй корыш уйнаганда ук ул һәрвакыт ак күлмәген киеп шәфкать туташы була. Шуңа күрә дә Яңа Тазлар мәктәбен тәмамлагач, Бөре медицина училищесына юллана. Яраткан һөнәр иясе булу хыялы нык көчле була кызның. Һәр дәресне “су кебек эчә”, гел яхшы билгеләренә генә уку йортын тәмамлап, туган авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт юлын башлап җибәрә. Эшен бик теләп башкара. Дүрт ел буена авылдашларының сәламәтлегендә кизү тора. Бигрәк тә балалар белән эшләү охшый аңа. Аннары инде гомерлек юлдашы Мансурны очраткач, Борайга күчеп, район үзәк дәваханәсендә хезмәтен дәвам итә. Матур, тату гаиләдә бер-бер артлы ике кыз Гөлшат һәм Айсылу дөньяга килә.
Балаларны бик яраткангамы, өченче санлы балалар бакчасында шәфкать туташы кирәк булуын ишеткәч тә, Лиза ханым шунда күчә. Уналты ел буена балалар бакчасында эшли, аннары рентген бүлмәсендә тугыз елга якын шәфкать туташы булып та хезмәтен сала. Хезмәт юлын кизү торып башлагангамы, аны һәрвакыт ашыгыч ярдәм бүлегенә тарта. 2017 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр ашыгыч ярдәм бүлегендә чакырулар кабул итү һәм бригадаларга чакыруларны тапшыру буенча шәфкать туташы булып эшли.
– Ашыгыч ярдәм бүлегендә эш авыр һәм җаваплы икәнен барыбыз да белә. Бүгенге көндә ике район халкын хезмәтләндерәбез. Хәзер авылларда күпчелек өлкән буын вәкилләре яши. Шунлыктан аларның күбесе адресларын, хәтта үзләренең яшьләрен дә бутап әйтәләр. Шуңа күрә чакыру алганда кат-кат сорап, төгәллек кертәм. Кайсы берсеннән шелтә дә алам, кайсысы тыныч кына аңлата. Эшебезнең максаты – иң беренче чакыруны дөрес итеп кабул итү, – ди Лиза Борис кызы.
Әйе, төрле хәлләр була, кемдер чирләп китә, кемдер юл фаҗигасенә очрый, кемнәрдер каты җәрәхәтләнә, ә кемнәрдер бәби таба. Боларның барысына да тәүдә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре бара. Кайчагында “Ашыгыч ярдәм”гә кирәксезгә дә шалтыраталар икән. Кайбер кешеләр гади бер нәрсәне аңламый: бу хезмәт гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән. Аларны теләсә нинди сораулар биреп борчырга кирәкми. Шулай ук халык арасында “Ашыгыч ярдәм” килергә ашыкмый диючеләр дә бар. Һәр эшнең үз тәртибе, үз таләбе бар. Ә без ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен борчымый, сабыр гына көтәргә тиеш. Алар безнең сәламәтлек өчен үзләрен бик күп куркыныч астына куя. Бигрәк тә язгы-көзге пычракларда аларның хезмәте катлаулана.
– Хәле начарлана башласа, кеше гадәттә “03”, “103”, “112”не җыя һәм медикларны чакыра, чөнки тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аларның килеп, ярдәм күрсәтәчәкләрен беләләр. Еш кына кешеләр хәлне дөрес бәяләү өчен дә “Ашыгыч ярдәм”гә шалтырата. Диспетчерлар – квалификацияле фельдшерлар һәрвакыт игътибар белән тыңлыйлар һәм авыруның хәлен җиңеләйтү өчен киңәшләрен әйтәләр, белешмә-мәгълүмат бирәләр. Кирәк икән, медицина бригадасын җибәрәләр. Иң мөһиме – аларның сорауларына тиз җавап бирү, авыруның симптомнарын тасвирлау, төгәл адресны атау. Ашыгыч ярдәм кеше тормышына куркыныч янаганда һәм ашыгыч рәвештә медицина ярдәме таләп ителгәндә күрсәтелә. Мәсәлән, аңны югалтканда, сулыш алу бозылган, кан басымы бик югары күтәрелгән, көчле авырту тойган очракларда, тән җәрәхәтләре булганда, кан киткәндә бригада 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш. Әгәр пациентның хроник авыруы кискенләшсә, ләкин шул ук вакытта тормыш өчен куркыныч юк икән, кичектергесез ярдәм бригадасы җибәрелә. Мәсәлән, неврология чирләре, температура күтәрелгәндә, кискен авырту күзәтелгәндә. Бу очракларда ярдәм бригадасы ике сәгать эчендә килергә тиеш, – ди Бөре район үзәк дәваханәсенең Борай ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Раушан Исламов.