Барлык яңалыклар
Медицина
12 апрель 2023, 10:10

“Тормышка башкача карарга өйрәнәсең”

Борай үзәк район дәваханәсе табибы, хирург Эльмир Гайнетдинов 2022 елның язында махсус хәрби операция башлангач ук Сәламәтлек саклау министрлыгына ирекле булып бару теләген белдереп гариза яза.

“Тормышка башкача карарга өйрәнәсең”
“Тормышка башкача карарга өйрәнәсең”

Шул гариза нигезендә декабрь ахырында Донбасска командировкага җибәрелә һәм Красный Луч шәһәрендә хезмәттәшлек кысаларында Башкортстан медиклары белән беррәттән эшен дәвам итә. Луганск республикасында булган командировкасы турында ул “Алга” гәзитенең бүлек мөдире Гөлназ Хуҗина белән уртаклашты.

– Сез тәҗрибәле табиб һәм ни өчен махсус операциягә үз теләгегез белән бардыгыз?
– Командировка турында уйлар баштан ук барлыкка килә башлады. Табиб буларак, мин анда кешеләргә кирәк булачагымны аңладым. Кораллы конфликт яки гадәттән тыш хәл булганда, табиблар һәрвакыт җитми. Шуңа күрә озакка сузмадым, чакыру белән киттем.
– Гаилә әгъзалары сезнең карарны ничек кабул иттеләр?
– Тормыш иптәшем Айгөл, үзе дә медицина хезмәткәре буларак, минем карарымны кире какмады. Якыннарым тәүдә бераз каршы төшсәләр дә, артабан күнектеләр. Минем исән-имин кайтуымны гына теләп тордылар.
– Красный Луч шәһәрендә нинди шартларда эшләргә туры килде?
– Безне стационар бүлек-чәләренә бүлделәр. Донецк коллегалары белән таныштык, безне бик яхшы кабул иттеләр. Аларның мондый хәлдә зыян күрүче хәрбиләргә дә, гражданнарга да ярдәм күрсәтү буенча зур тәҗрибәсе бар. Аларга ярдәм итеп, без үзебез дә мина шартлау һәм ату яраларыннан зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү буенча тәҗрибә тупладык. Беренче ике атна минем өчен иң катлаулысы булды. Сугыш шартларында эшләргә өйрәнергә, мина-шартлау яралары булган пациентларга операцияләр ясарга туры килде. Пациентларны фронттан, торак йортларга ут төртү зоналарыннан, бөтен җирдән алып киләләр. Төрле яралар белән: пуля һәм кисәкчәле яралар, мина-шартлау җәрәхәтләре. Ут астына эләккән тыныч халык, Русия, Донецк халык республикасы, Луганск хәрби республика хәрбиләре.
– Дарулар белән проблемалар булдымы? Бәйләү материаллары җитәрлекме?
– Әйе, барысы да кирәк иде: дарулар, хирургия кораллары, бәйләү материаллары – алар җитәрлек иде, чөнки безгә Башкортстаннан гуманитар ярдәм китерелеп кенә торды. Бер генә әйбер җитмәде, ул да булса – вакыт. Тәүлегенә 24 сәгать бик аз булып чыкты. Анда вакытның нәрсә икәнен икенче тоясың.
– Әгәр сезгә тагын бер табиб бригадасы белән Луганск халык республикасына барырга тәкъдим итсәләр, сез нәрсә хәл итәрсез? Тагын бер тапкыр анда барасызмы?
– Әлбәттә. Чөнки кешеләргә булышырга кирәк. Безнең ватандашларыбыз өчен горурлык хисе барлыкка килә, алар үз омтылышларында бердәм һәм мондый катлаулы хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтергә тырышалар.
Хирург Донецкка кабат җыена. “Мин анда кирәк” – менә аның сүзләре. Курку турында уйламый, ә, бәлки, сөйләми, үз илендә ярдәм, иминлек һәм тынычлык көткән кешеләр яшәгән җирдә нәрсә булганын белгәч, читтә калу гафу итә алмаслык куркыныч дип әйтә ул.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: