Барлык яңалыклар
Медицина
15 март 2023, 10:35

Шәфкатьлелек бөрки йөзеннән

Дәваханә сүзен ишетү белән күбебезнең күз алдына ак халатлы шәфкать туташы, табиблар килеп баса.

Шәфкатьлелек бөрки йөзеннән
Шәфкатьлелек бөрки йөзеннән

Әйе, без, әлбәттә, алар белән турыдан-туры элемтәдә булгач, хәтта күбесен танып та, ишетеп тә беләбез. Әмма ләкин биредә башка халык белән тыгыз элемтәдә булмаган медицина хезмәткәрләре дә бар. Алар исә халык чирләгәч кенә түгел, ә төрле йогышлы чирләрне китереп чыгармау өчен халыкның сәламәтлеге сагында уяу торалар. Дөресен генә әйткәндә, тикшерүче медицина хезмәткәре, икенче төрле әйткәндә эпидемиолог ярдәмчесе булып эшләүче турында язып китәсем килә.
1963 елда Бакалы авылында Зарифа һәм Фәрит Биктиевларның көтеп алынган тәүге сабыйлары булып дөньяга аваз сала ул. Ак йөзле, сары алтын сыман чәчле кыз бик матур булып буй җиткерә. Әнисе фермада савучы, әтисе җәен механизатор, кышын терлекче булып көн-төн колхоз эшендә булганга, Фәйрүзәгә үзеннән ике яшькә кечерәк сеңлесе Сәвиханага да күз-колак булырга туры килә. Әниләре фермадан кайтуга плитә ягып өй җылыту, самавырда чәй кайнату, өй җыештыру кебек вак-төяк эшләргә ул бәләкәйдән өйрәнеп үсә. Җиде яше тулгач, чәчләренә ак бантикларын куеп, Бакалы сигезьеллык мәктәбенә укырга керә. Классташлары арасында иң яхшы өлгәшүче буларак, һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Укуда да, язуда да үзен сынатмый. Аның дәфтәре һәрвакыт мәктәп, ата-аналар җыелышларында өлге итеп куела. Сыйныф җитәкчесе хәтта, классташларының дәфтәрләрен тикшерергә аңа биреп кайтара. Фәйрүзә, әлбәттә, гадел итеп һәр сыйныфташының иншасын яки диктантын тикшереп, икенче көнгә мәктәпкә алып барып, укытучыга тапшыра торган булган. Әлбәттә, укытучы апасы янә бер кат күз ташлап чыгып, укучыларның язма эшләренә билге куйган. Белем иленә яратып йөргән кызчык, мәктәпне гел “5” ле билгесенә генә тәмамлый. Яхшы укыгач, дәфтәр тикшерү дә үзенә бик охшагач, ул укытучы булырмын инде дигән уйга чума. Тик аның балачак хыялын әнисенең абыйсы Сәгыйт агай үзгәртә.
– Фәйрүзә кызым, мин гомер буена укытучы белән яшәдем, укытучының эше һәрвакыт өенә ияреп кайта, гомер буена дәфтәр тикшереп, күз бетереп утырасың килмәсә, киләчәк тормышыңны медицина белән бәйлә, – ди. Менә шуннан инде олы кеше күпне кичергән дип Фәйрүзә Уфа медицина училищесының санитар-фельдшерлар әзерли торган бүлеккә укырга юллана. Биредә дә ул үзен бар яклап та тәртипле, тырыш итеп күрсәтә. Уку йорты директоры Фәйрүзәнең яхшы укуын исбатлап, аның әти-әнисенә Рәхмәт хаты җибәрә. Күңелле студент еллары узып киткәнен дә сизми кала яшь кыз. Артка борылып карасаң, әле генә училищега укырга килгән идек, инде мин дипломлы белгеч дип, туган ягына кайта. Җаваплы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, белемле белгечкә укуын югары уку йортында дәвам итәргә тәкъдим итсәләр дә, Фәйрүзә эзенә басып килгән берсеннән-берсе бәләкәй сеңелләрен укытырга ярдәм итү уе белән табибка укуыннан баш тартып, 1983 елда Борайга кайтып, санитар-эпидемиологик станциягә эшкә урнаша. Егерме ике ел сайлаган һөнәренә тугры булып эшли ул. Тик заманалар үзгәреп киткәч, район үзәк дәваханәсенә табиб-эпидемиолог ярдәмчесе булып эшкә күчә.
Кем соң ул эпидемиолог, ни өчен бу вазыйфа дәваханәгә кирәк дигән сораулар күбегезне кызыксындырыр. Эпидемиолог ул турыдан-туры пациентларны дәваламый, авыруларны кабул итми, ләкин халыкны иммунизацияләү процессы өчен җаваплы белгеч булып тора. Эпидемиологлар терапевтлар һәм педиатрлар, микробиологлар, иммунологлар, санитар табиблар белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Район үзәк дәваханәсендә эпидемиолог ярдәмчесе булып эшләүче Фәйрүзә Зиннәтуллина да бу өлкәгә очраклы гына килеп чыкмый. 40 елга якын медицина белән язмышын бәйләгән, район халкының сәламәтлеген кайгырткан ак халат иясе. Ул һәр кешегә вакытында йогышлы чирләргә каршы прививкаларны ясатуга өндәүче, районда масштаблы вируслар килеп чыгуга юл куймаучы һәм медицина хезмәткәрләре арасында профилактик чаралар үткәрүче дә. Бүгенге көндә дә җаваплы хезмәтен намус белән башкарып, хезмәттәшләре белән уртак тел табып, яраткан эшен башкара.
– Мин һәрвакыт эшемне яратып башкардым, иңемдә зур җаваплылык торуын белеп, гадел булып, халыкка ярдәм итә алуыма шатланып эшлим. Киләчәктә дә миңа ышанып тапшырылган эшемне намус белән дәвам итәчәкмен, – дип сүзен тәмамлады Фәйрүзә Фәрит кызы.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: