Барлык яңалыклар
Медицина
9 март 2023, 11:40

Ашыгыч ярдәмгә кемнәр килә?

Урамнан махсус уты кушылган ашыгыч ярдәм машинасы узган вакытта берәү дә битараф кала алмыйдыр. Димәк, кемгәдер кичекмәстән ярдәм кирәк. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең нинди җаваплы эш башкаруларын чамалавы авыр түгел.

Ашыгыч ярдәмгә кемнәр килә?
Ашыгыч ярдәмгә кемнәр килә?

Сүз дә юк, “скорый”да эшләүчеләр белән тыныч кына әңгәмә корып утыру мөмкин түгел, чөнки берөзлексез телефон шалтырый, һәр телефон тавышында кемгәдер кичекмәстән ярдәм кирәклеге аңлашыла. Мин барганда кизүдә булган ашыгыч ярдәм фельдшеры Зөбәрҗәт Галләмова үзенең эш көнен Гагарин урамында яшәүчедән чакыру алудан башлады. Тынгысыз, үтә җаваплы бу эшкә, әлбәттә, ул очраклы гына килмәгән. Аның әнисе Роза апа да медицина хезмәткәре булып эшләгән. Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, әнисенең авыруларга ярдәм итәргә чыгып китүен күреп үсә ул. Алай гына да түгел, әнисе өйдә булмаганда, ярдәм сорап килүчеләргә баш авыруыннан дарулар биреп, чәйләр ясап эчереп, үзенчә “дәвалаганын” әле дә сагынып искә ала.
Зөбәрҗәт Галләмова да 1988 елдан – Бөре медицина училищесын тәмамлап кайтканнан бирле район үзәк дәваханәсенең медицина өлкәсендә хезмәт куя. Тәүдә Яңа Тазлар авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында эшләсә, тәҗрибә туплагач, районда ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли башлый һәм 30 еллап хезмәтен намус белән башкара. Тормыш иптәше Фәнис белән бик матур гаилә корып, бер кыз, бер малай үстереп гомер кичерәләр.
– Башкаларга ярдәм итә алуым күңелемә рәхәтлек бирә. Башкарган эшемнең никадәр җаваплы икәнлеген тою да үз-үземә көч өсти. Көненә 15-20ләп чакыру алабыз. Грипп вакытында тагын да арта. Шулай ук кан басымы күтәрелүдән интегүчеләргә дә еш медицина ярдәме кирәк. Авыру янына килеп, хәлен күрүгә, беренчел диагнозны куеп була, – ди Зөбәрҗәт ханым.
Кечкенәдән үк ак халат киеп, кешеләрне дәвалау хакында хыялланып үстем, – ди Зөбәрҗәт апа белән бер сменада эшләүче Земфира Нургалиева да. Хыялы чынга аша кызның. Уфа медицина колледжында укып диплом алгач, хезмәт юлы Сәет-Көрҗә авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында башланып китә. Биредә ике ел эшләгәннән соң, юл төзү һәм ремонтлау идарәлегендә фельдшер була. Аннары инде район үзәк дәваханәсенең поликлиникасында, балалар консультациясендә шәфкать туташы булып эшләсә, соңгы ун елда ашыгыч ярдәм хезмәтендә халыкның сәламәтлеген кайгыртып яши.
– Медицинаны шулкадәр нык яратам. Моны гади сүзләр белән генә аңлата да алмыйм. Кешеләрнең терелүен күрү күңелемә рәхәтлек бирә. Тагын-тагын ярдәм итәсем килеп тора, – ди Земфира.
Кешеләрне яратулары йөзләренә чыккан аларның. Һәр кеше белән уртак тел тапканга, үзләрен дә хөрмәт итәләр. Әнә шулай халык өчен янып-көеп хезмәт куя ашыгыч ярдәм фельдшерлары.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: