Медицина
1 март 2023, 10:45

Тормыш рәвешенә әверелгән һөнәр

Авыл җирендәге фельдшер-акушерлык пункты – үзенчәлекле мини-поликлиника. Шуңа күрә ул берничә медицина белгечлеген бергә алып барырга тиеш. Үзе өчен бу ялсыз һөнәрне сайлаган кеше иң яхшысы дип саный һәм аннан башка яши дә алмый башлый. Фәридә Шакирҗанова белән дә шулай була. Бөре медицина училищесын тәмамлаганнан соң, ул үзенең хезмәт биографиясен Иске Карагыш фельдшер-акушер пунктында башлый.

Тормыш рәвешенә әверелгән һөнәрТормыш рәвешенә әверелгән һөнәр
Тормыш рәвешенә әверелгән һөнәр

Бүген Иске Карагыш фельдшер-акушерлык пунктында Фәридә Тимербулат кызы берүзе эшли. Аңа төрле яшьтәге авыл кешеләре мөрәҗәгать итә, әмма иң еш килүчеләр – хроник авырулары булган өлкән кешеләр, барыннан да бигрәк йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккәннәре, кечкенә балалары булган әниләр. Авыл медигына дүрт торак пунктта яшәүче 165тән артык кешегә хезмәт күрсәтергә туры килә. Уртача алганда, көненә ун кеше мөрәҗәгать итә. Әмма ОРВИ белән авыручылар булганда, фельдшерга егерме пациент кабул итәргә туры килә. Мәсәлән, авыл ФАПында кабул итүнең бер көнен алыйк. Менә беренче пациентка Әлфия Муллаярова процедурага килгән. Башта фельдшер авыруның хәлен һәм даруларга реакциясе бары-югы турында җентекләп сораша. Әлфия апа кичерешләре турында Фәридә Шакирҗанова белән уртаклаша, фельдшер үз чиратында, аны игътибар белән тыңлый һәм кирәкле киңәшләр бирә. ФАПтагы процедуралардан соң, фельдшер сабыйлар патронажына китә. Нигездә, авыл фельдшеры өлкән яшьтәге кешеләргә, балаларга йөри, әмма яшь авыл кешеләре дә нинди дә булса хәлсезлекләре белән еш мөрәҗәгать итә. Аларга да “авыл табибы” ярдәмгә ашыга. Берничә дистә ел эчендә әллә нинди авыр хәлләр туса да, югалып калмыйча, үзенең һөнәри бурычын җиренә җиткереп үти. Балаларга төрле авыруларга каршы прививкалар салу, кышка кергәндә, авыл халкына гриппка каршы прививкалар ясау да аның өстендә.
Фәридә Шакирҗанованы барысы да мактыйлар. Игелекле, ачык йөзле, ихтирамлы, яхшы белгеч, диләр. Теләсә кайсы вакытта аңа шалтыратырга була, дип сөйлиләр. Пациентларны кабул итү арасындагы тәнәфесләрдә медицина хезмәткәре үз эше турында, авылда үз сәламәтлегеңне даими рәвештә кайгыртырга кирәклеге, диспансеризацияне вакытында үтәргә тиешлеге турында сөйли, әңгәмәләр үткәрә, диспансеризациягә юнәлтә. Еш кына авыруны үзе район дәваханәсенә озата бара. Менә шулай авыл медигы эш көненең берничә сәгате уза.
– Дарулар белән өзеклек булганы юк. Кирәкле булган бар препарат та бар. Шикәр чире белән исәптә торучыларга, һәркөнне дару эчәргә мәҗбүр булган инвалидларга да даруларны үзем алып кайтып, кулларына тапшырам, – ди ул үзе.
Тагы Фәридә Шакирҗанова ике баласының искиткеч әнисе, тормыш иптәшенең кайгыртучан хатыны, уңган хуҗабикә, дип әйтмәсәк, бу игелекле, җаваплы һәм бик тыйнак хатын-кыз турында язмабыз тулы булмас иде. Эш урынында да, үз хуҗалыгында да тулы тәртип аның.
– Үз гомеремдә бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Бу һөнәр турында кечкенәдән хыялландым. Булган бар җылымны, игътибарымны бер кызганусыз башкаларга бирә алуыма мин сөенәм генә. Кешеләрнең рәхмәте бар нәрсәдән дә кадерле миңа, – дигән йөрәккә үтемле җылы сүзләр белән әңгәмәбез тәмамланды.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас