Барлык яңалыклар
Медицина
2 февраль 2023, 09:00

Сабыйларның соклангыч табибы

“Менә минем табибым”, – ди район үзәк дәваханәсенең балалар консультациясе бүлегенең коридорыннан салмак кына атлап килүче киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле табибәне күргән сабый. Табиб Зәйтүнә Муллаярованың хезмәт юлы балалар һәм медицина белән бәйле: район үзәк дәваханәсендә ул педиатр булып кырык алты ел эшләгән.

Сабыйларның соклангыч табибы
Сабыйларның соклангыч табибы

Уфа медицина институ-тының педиатрия факультетына Зәйтүнә Хәлфетдин кызы барлык имтиханнарын бишлегә генә тапшырып, бик җиңел керә. Үзе ун балалы гаиләдә тугангамы, балалар табибы булу – аның бөтен хыялы була. Шуңа күрә уку да аңа җиңел бирелә. Мәктәп һәм институт елларында янәшәсендә булган укытучыларын, остазларын ул әлегә кадәр олы хөрмәт хисе белән искә ала.
Зур кешедән аермалы буларак, бала үзенең кай төше авыртуын аңлатып бирә алмавы турында аларга лекцияләрдә һаман әйтеп торалар. Әйе, балалар табибы булып эшләү икеләтә катлаулы, чөнки ул авыру билгеләрен күреп, тиешле нәтиҗә ясап кына калмыйча, баланы аңлый да белергә тиеш. Уку йортында алынган төпле белемнәре, үҗәтлеге, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышуы Зәйтүнә апага эшендә нык ярдәм итә.
Үзе тумышы белән Баймак шәһәре кызы булса да, Борайны үз итә ул.
– Яшь чагымда Борайны ишетеп кенә белә идем, һәм беркайчан да шушында яшәрмен дип уйлмадым. Әмма ләкин язмыштан узмышлар юк икән. Илле елга якын гомерем Борай җирендә узганга таң калып торам. Әле генә кулыма диплом алып, район үзәк дәваханәсенә кайтып эшкә башлауларым кичә генә булган сыман тоела, – дип елмайды Зәйтүнә Муллаярова.
Әйе, Зәйтүнә медицина иниститутында соңгы курста укыганда Борай егете Илдар Муллаяров белән танышып, гаилә коралар. Шуннан инде, әлбәттә, хезмәт юлы да Борайда башлана. Ике уңган бер булып, җиң сызганып дөнья көтәргә тотыналар, матур итеп йорт салып чыгалар. Мулляровларның гаиләсендә бер-бер артлы бер кыз, бер малай дөньяга аваз сала. Яшь белгечне район үзәк дәваханәсенә биш куллап эшкә алалар. Егерме ел буена балалар табибы булып эшләп, күп кенә эш тәҗрибәсе туплаган белгечне район педиатры итеп үрләтәләр һәм шул чордагы эш көнен түбәндәгечә тасвирлап китте ул.
– Ул вакытта район педиатрының эш көне балалар консультациясендә кабул итүдән башлана иде. Моннан тыш балалар бүлеген дә даими күз уңында тотарга кирәк. Балалар тудыру йортындагы сабыйлар өчен палата, яңа туган балалардан алып, бер яшькәчә балалар да педиатр контроле астында тора. Инфекция бүлегендә яткан балаларны дәваларга, “ашыгыч ярдәм” белән район буенча йөрергә, үз чиратында кизү торырга, ясле группаларында балаларны да тикшереп торырга туры килде. Ә көзен, кагыйдә буларак, укучыларга медицина тикшерүләре үткәрә идек. Коллективыбыз бик дус иде. Хезмәттәшләрем һәр эштә ярдәм иттеләр. Без барыбыз да бердәм эшләп, балаларның сәламәтлеге өчен җаваплы булдык, – ди ул.
Эше бик күп булса да, абруйлы табибә һәр җиргә өлгерергә тырыша.
Аңа үз-үзенә таләпчәнлек, башкалар өчен җавап бирү кебек сыйфатлар хас. Шушы изге һөнәрне сайлаган һәм гомере буе аңа тугры калган табибның күпме кешегә, күпме балага ярдәм итүен хәзер санап та бетерерлек түгел. Үзе белән бергә эшләүче башка кешеләр, аңа балаларының сәламәтлеген ышанып тапшыручы әти-әниләрне дә Зәйтүнә Хәлфетдин кызы бары тик җылы хисләр белән генә искә ала. Үз эшен яратып, җаваплы башкарганы өчен “БРның атказанган табибы” исеменә дә лаек булган, төрле дәрәҗәдәге алынган Мактау кәгазьләре дә бихисап.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: