Барлык яңалыклар
Медицина
18 гыйнвар 2023, 10:55

Кешеләргә ярдәм итә алуыннан шат

Иртә белән авыл урамында бер кеше пәйдә булды. Песи йөрерлек тә сукмак юк, буран карын салган, бу кеше кар ерып авыл очына чыга.

Кешеләргә ярдәм итә  алуыннан шат
Кешеләргә ярдәм итә алуыннан шат

Кем икән бу кеше дип тәрәзә аша карап торам. Миңа якынайгач, танып алдым. Бу бит безнең фельдшер Гөлфинә апабыз. Ул сумкасын тотып, башына шәлен урап, авырулары янына ашыга иде. Бар гомерен авыл халкы сәламәтлеге сагына багышлаган апа ул. Мин бәләкәйдән аны беләм. Бәләкәй генә ягып җылыта торган фельдшер пунктында эшләде. Бирегә барып керү белән тәмле витамин исләре, мичнең шартлап януы һәм шул плитә өстендә шалдыр-шолдыр шприц кайнавын бүгенгедәй хәтерлим. Һәм, әлбәттә, ачык йөзле Гөлфинә апабыз «Әйдә, кызым, уз. Кайсы җирең авырта?», – дип йомшак кына сорашуы үзе бер дәва иде. Без дә үсеп буй җиттек, авылдан чыгып киттек, ә Гөлфинә апабыз һаман да авылда кеше сәламәтлеге өчен уяу тора. 40 елдан артык гомерен шушы хезмәткә багышлаган ул. Әле дә шулай ук сумкасын тотып, авылның бер урамыннан икенчесенә йөгерә-атлый авырулары янына ашыга.
Авылда фельдшер, hава шартларына, тәүлекнең вакытына карамый халыкка ярдәмгә беренче булып ашыга. Һәм күпчелек медицина белгечләре өчен аларның эше дөньяда иң кирәклесе булып тоела. Ә бу шулай да. Бакалы авылы фельдшеры Гөлфинә Айгинина да шулай дип саный. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа медицина училищесына юллана. 1972нче елда, училищены тәмамлаганнан соң, Гөлфинә Ахун кызы юллама буенча Калтасы районына эшкә кайта. Аннары Чиләбе өлкәсендә дә һөнәре буенча эшли. Барлык хезмәт эшчәнлеген ул сайлаган hөнәренә багышлый hәм моңа бер тапкыр да үкенми. 1981 елда район үзәк дәваханәсенә кайтып, эш сорагач, аны Бакалы авылына фельдшер акушер пунктына эшкә җибәрәләр.
Авыл халкы өчен фельдшер – шул ук врач. Шәhәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык таләп иткән hөнәрләрнең берсе. Берсенә дә сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз врачы hәм башка төрле белгеч булырга да туры килә. Кыенлык бар икән, ул участок терапевты, акушер-гинеколог белән киңәшләшергә мөмкин, ә кирәк очракта, кешене дәваханәгә җибәрергә яки табибны өйгә чакыртырга мөмкин. Билгеле булганча, яхшы сүз дә дарулардан бер дә ким дәваламый. Бүгенге көндә бакалылылар арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, «тәмле» телле булу да мөhим. Чын фельдшерга гына хас булган ярдәмчеллек hәм битараф булмаулык сыйфатларына ия ул.
– Гомер буена эшемне яратып башкардым, мин үземне башка профессиядә күз алдына да китерә алмыйм, – ди Гөлфинә Айгинина.
Гөлназ Хуҗина.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: