Барлык яңалыклар
Медицина
3 ноябрь 2022, 14:55

Шәфкатьлелек чәчүче Чулпан

Ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары алдында көн саен җиңел булмаган бурыч тора: пациентның алдагы язмышын нәкъ алар хәл итә – аны өйдә калдыру яки дәваханәгә илтү, һәм, хәтта берничә секунд тоткарлану да кешенең гомерен саклап кала алмауга китерергә мөмкин.

Шәфкатьлелек чәчүче Чулпан
Шәфкатьлелек чәчүче Чулпан

Коронавирус пандемиясе вакытында медицина хезмәткәрләренең, шул исәптән ашыгыч ярдәм белгечләренең хезмәт киеренкелеге берничә тапкырга артты.
Аларга нинди шартларда эшләргә туры килүен күз алдына китерүе дә читен. 40 елга якын район үзәк дәваханәсендә фельдшер булып эшләүче Чулпан Шафыйкова белән ашыгыч ярдәм машинасы янында очраштык. Ул Чалкак авылыннан чираттагы чакырудан кайтып төште. Ул чакырудан кайтты гына, пациентны поликлиникага алып килде, кыскасы, аны табиб кулына тапшырды.
Медицинада ул 1985 елдан бирле эшли, медицина училищесын тәмамлаганнан соң район үзәк дәваханәсенә эшкә кайта һәм менә 37 ел инде ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә хезмәт куя.
– Эшләве җиңел түгел, шулай да кешеләргә ярдәм итү миңа ошый. Барлык авырулар да һәрчак күз алдында, һәр чакыру – аерым бер төрле. Безгә пациентларның өйләренә генә түгел, аларны Уфадагы медицина учреждениеләренә дә озата барырга туры килә. Хәзер һәр торак пунктка кадәр юллар бар. Ә элек һәр йортка кереп булырлык түгел иде. Чакыру буенча киттем, машина асфальт юл беткән урында калды, ә кирәкле йортка кадәр пычрактан җәяүләп барырга туры килде, – дип сөйли Чулпан Рим кызы.
Үзенең хезмәт эшчәнлеге елларында аның документлар белән эшләү күләме арткан: элек бер журнал тутырганнар, хәзер мәгълүматларны компьютерга да кертергә, аны язма рәвештә дә теркәргә, махсус карточканы да тутырырга кирәк. Чулпан Шафыйкова үз һөнәрен ярата. Башкача була аламы? Чөнки гомеренең күп өлеше эштә уза, өстәвенә, сменасы еш кына бәйрәм һәм ял көннәренә туры килә. Шулай да фельдшер зарланмый, кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге булуы белән бәхетле.
Без аралашкан арада вакыт та сизелми үтеп китте. Һәм ашыгыч ярдәм машиналары да билгеләнгән адрес буенча ашыгалар, димәк бу, нәкъ тә менә хәзерге вакытта кемгәдер медицина ярдәме кирәк дигән сүз.
– Фельдшер ул психолог та. Еш кына өлкән яшьтәге ялгыз бабакайга гипертониядән укол ясау, даруларны кайчан эчәргә кирәк икәнлеген аңлату белән генә чикләнмисең, бераз сөйләшеп аласың, тынычландырасың. Өлкән кешенең күз алдында хәле яхшыра, күзләре очкынланып китә. Кызым, мин инде дөнья белән хушлашырга җыенган идем, рәхмәт, син килеп җиттең, диючеләр дә бар,– дип хезмәте хакында яратып сөйли әңгәмәдәшем.
Ашыгыч ярдәмнең салкын “буханка” машиналарын да күптәннән инде заманча машиналар алыштырды. Аларда беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар: ИВЛ аппараты, дефибриллятор, электрокардиограф, пульсоксиметр, кислород баллоны, имгәнүләр булган очракта балалар һәм олылар өчен күптөрле шиннар һәм җайланмалар.
Гадәти кеше бүтән берәүнең гомерен коткарса, аны герой дип атыйлар, бүләклиләр, газетага язалар, телевизордан күрсәтәләр. Ашыгыч ярдәм фельдшеры өчен кешеләрне коткару гадәти хәл, норма, бурыч.
Менә бәйрәм көннәрендә дә Чулпан Шафыйкова, аның коллегалары сменада кизү торачак, димәк, ярдәм күрсәтү, сызлануларны басу, кемнеңдер гомерен коткару өчен районның иң ерак нокталарына чыгарга әзер булачаклар.
Чулпан Рим кызы эшендә тәҗрибәле белгеч булса, улы Айратка зур терәк һәм таяныч. Бердәнбер йөрәк пәрасын укытып, үзаллы тормышка бастырган ана ул. Улы да әнисе сыман ышанычлы, кешеләргә карата игътибарлы булып үскән. Бүгенге көндә районда үз эшен ачып уңышлы гына эшли. Әнисе кинәт мәңгелек йортка күчкәч, әтисе Рим ага да Чулпан карамагында кала. Олы яшьтәге әтисен дә сабыр гына бәби караган сыман тәрбияли ул. Менә шундый авыр эштә эшләвенә карамастан, һич кенә дә зарланмый ул. Киләчәккә өмет итеп, гөрләтеп яши дә, эшли дә. Аның изгелеге, шәфкатьлелеге белән күпме кешеләр бу дөньяда яшәгәнен Чулпан үзе генә белә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: