+9 °С
Болытлы
Бүген, 13 июль көнне, Карабай авылында яңа фельдшер-акушер пункты тантаналы рәвештә үз ишекләрен ачты.
Яңа ФАП республика адреслы инвестиция программасы буенча төзелде.
Биредә халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Хәзер 350 кеше яшәүче Карабай һәм Бигәнәй авыллары халкы уңайлы шартларда төрле дәвалау процедуралары, профилактик тикшеренү һәм диспансерлаштыру үтә ала.