Барлык яңалыклар
Медицина
30 март 2022, 12:20

Авыл фельдшеры

Фельдшер Гөлшат Дәүләтгәрәева инде менә өч дистә елга якын үз һөнәренә тугры. Туймазы медицина училищесын тәмамлаган Дүртөйле кызы туган авылы Минештедә хезмәт юлын башлый. Дүрт ел биредә тәҗрибә туплагач, яшь белгеч, булачак тормыш иптәшен очратып, Каенлык авылына килен булып төшә һәм яраткан һөнәрен шушы авылда дәвам итә. Бүгенге көндә Каенлык һәм Сәетбай авылларында яшәүче 325 кешегә һәм 63 балага берүзе хезмәт күрсәтә ул. Фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре нигездә профилактика белән шөгыльләнсәләр дә, медпункттан кеше бервакытта да өзелми. Кемнедер кан басымы уйнап интектерә, кайберәүләр билгеләнгән дәвалану курсы буенча уколын ясатырга йөри.

Авыл фельдшеры
Авыл фельдшеры

Бәла аяк астында дигәндәй, төрле имгәнү очраклары да чыгып тора, тормыш бит ул. Иң беренче ярдәмне биредә күрсәткәннән соң, авырулар район үзәк дәваханәсенә озатыла. Әле дә ярый хәзер техника заманы, машинасын табу да әллә ни проблема түгел. Элек исә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машиналарын чакырту үзе бер бәла була.
– Шушы еллар дәвамында күпне күрдек инде. Бүгенге көндә планлы прививка ясау белән шөгыльләнәбез. Мәктәп укучыларына дифтерия, столбняк һәм полиомиелит прививкаларын ясадык. Коронавируска каршы да вакцинация бара. Халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Күпләр бу зәхмәтле чир белән авырды. Прививканың кирәклеген аңлап, безгә үзләре мөрәҗәгать итәләр. Авыл халкының 95 проценты коронавирустан вакцинацияләнде, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Гөлшат ханым бүгенге көндә тормыш иптәше Альберт Әскар улы белән гомер итә. Берсеннән-берсе уңган, акыллы ике ул тәрбияләп үстереп, үзаллы тормышка бастырганнар. Уллары әлеге вакытта “Нефаз” заводында эшләп йөриләр. Гаилә башлыгы “Башнефть”тә оператор вазыйфасын башкара. Йорт тутырып мал-туар, кош-корт асрый, бакча тутырып гөл үстерә Дәүләтгәрәевлар.
– Безнең өчен иң рәхәт ял – урманга бару. Мин аны машина белән алып барып куючы һәм ярдәм итүче генә. Туган ягыбызда үскән үләннәрне киптерергә яратабыз, иван-чәй әзерлибез. Тиктомалдан дару эчкәнебез юк. Шифалы үлән төнәтмәләрен кулланып, иммунитетыбызны ныгытабыз. Гомумән, дару ул безнең аяк астында үсә, иренмичә җыеп, куллана белергә генә кирәк, – дип сөйли Гөлшат ханымның тормыш иптәше Альберт ага.
Менә шулай, авыл фельдшерына киң кырлы табиб та, психолог-ярдәмче дә була белергә кирәк. Гөлшат ханым да авыруларны профессиональ белгеч буларак кына түгел, ә елмаюлы карашы, тәмле сүзе белән дәвалый, борчуларын тыңлап, төпле киңәшләрен бирә, авылдашларының кәефен күтәрә. Мондый сәләт һәркемгә дә бирелмәгән шул. Эш сәгате тәмамланса да, авыл фельдшерының ялы юк һәм капкасы да бикләнми, чөнки теләсә кайчан кереп ярдәм сорарга, шалтыратып чакыртырга мөмкиннәр. Каенлыклыларның бу яктан күңеле тыныч, аларның һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер торучы Гөлшатлары бар. Үзенә дә исәнлек, тыныч гомер телик әле. Сәламәтлекнең иң зур байлык булуын инде барыбыз да аңладык бугай.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: